Табиблар 22 яшьлек егетнең борыныннан сөт тешен тартып чыгарган

Мәскәү өлкәсенең Долгопрудный шәһәре хастаханәсе табиблары 22 яшьлек егетнең борыныннан сөт тешен тартып чыгарган. Бу хакта РБК Life Мәскәү өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.

Хастаханәгә егет томавының озакка сузылуына борчылып мөрәҗәгать иткән. Табиблар, тикшерү үткәреп, аның борын кушлыгында сөяк кебек әйбергә тап булган. Ул сөт теше булып чыккан.

Долгопрудный хастаханәсе баш табибының хирургия буенча урынбасары Евгений Кутырев билгеләп үткәнчә, табиблар сөт тешенең ничек итеп борын куышлыгына эләгүен һәм анда күпме ятуын белә алмаган.

Хастаханә табиблары – отоларингологлар Наилә Вихарева һәм Елизавета Ершова, егеткә операция ясап, борыныннан гөмбәчекле тышча белән капланган сөт тешен тартып чыгарганнар. Ул операциядән соң берничә көн дәвамында хастаханәдә табиблар күзәтүендә булган. Егет хәзер хастаханәдән савыгып чыккан инде.

Сүз уңаеннан, моңа кадәр Чиләбе өлкәсенең балалар клиник хастаханәсе табиблары 14 яшьлек кызны коткарган: хирурглар баланың ашказаныннан бик зур чәч йомарламы тартып чыгарган. Дулкынланганда яки борчылганда, кызның үз чәчләрен чәйнәү һәм йоту гадәте булган. Шул рәвешле чәчләре берничә ел дәвамында ашказанында тупланып барган.
Ә инде Мәскәүнең Рошаль үзәге табиблары 16 яшьлек үсмернең ашказаныннан флешка алган. Егет өй эше яздырылган флешкасын очраклы гына йотып җибәргән. Табигый юл белән чыгуына өметләнсә дә, флешка организм эчендә “утыруын” дәвам иткән. Әле ярый, баланың организмына зыян салырга өлгермәгән...

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре