«Ашыгыч ярдәм» нәни малайны Рошаль исемендәге балалар клиник үзәгенә китергән. Бәхеткә, сабыйга бик уңай килгән – чәнечке тармаклары тирәнгә кереп китсә дә, бит нервлары һәм төкереп бизләренә зыян салмаган.
Хирурглар чәнечкене баланың яңагыннан саклык белән генә чыгарып, җәрәхәтләнгән тукымаларны теккән. Операция уңышлы узган.
Рошаль үзәге хирурглары әйтүенчә, вакытлар узу белән баланың битендәге җәрәхәте төзәлеп, эзе дә калмаячак, дип яза «Российская газета».
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез