Табиблар иртәнге ашны соңга калдыруның сәламәтлек өчен куркыныч булуы турында кисәтте

Иртәнге ашны калдыручылар яки аны төшкә кадәр кичектерүчеләр ешрак арыганлык, депрессия һәм авыз куышлыгы проблемаларыннан зарлана икән. Бу хакта Америка диетологы Хассан Дашти чит ил басмасына биргән интервьюсында хәбәр иткән.

Дашти, өч мең олы яшьтәге кеше катнашында үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча, иртәнге ашны кичектерүнең куркыныч булуын әйткән. Аның сүзләренчә, беренче ашны кичектерүчләрнең соңгы ун елда яшәү коэффициенты түбәнрәк булган. Моннан тыш, аларда арыганлык, депрессия һәм авыз куышлыгы проблемалары ешрак  күзәтелгән.

Эксперт билгеләп үткәнчә, ашау гадәтләре яшь бару белән үзгәрә: иртәнге аш тугызга күчә һәм кичке аш арасы кими. Шулай итеп, сәламәтлек проблемалары да туа. «Тикшерү мәгълүматлары да иртәнге ашның көннең иң мөһим ашы булуы турындагы фикерне раслый», – дигән ул.

Дашти иртәнге аш вакыты белән сәламәтлек торышы арасындагы бәйләнеш исбатланмаган булуын әйткән. Шуңа да карамастан, ул регуляр иртәнге ашның сәламәтлекне сакларга һәм гомерне озайтырга ярдәм итәчәгенә ышануына басым ясаган.

Кардиолог Ксения Ерусланова да регуляр рәвештә иртәнге ашны калдыру йөрәк авыруларын китереп чыгарырга мөмкин, дип кисәткән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре