Табиблар җитешми, укытучылар да

  Россиядә кадрлар кытлыгы торган саен ныграк сизелә. Бер яктан демографик кризисны туктату өчен җитди чаралар күрелә. Ләкин иң мөһим тармак булган бала табу йортларында белгечләр җитешми. Илгә бүген үк 3663 акушер-гинеколог, 1734 неонатолог кирәк.

Дәүләт медицина оешмаларында табиблар кытлыгы 35 меңнән артып киткән. Милли медицина палатасы, медицина вузларын максатчан килешү нигезендә тәмамлаган целевикларның 15–35 проценты килешүне үтәми, хезмәт хакларын түбән дип саный, дип белдерә. Целевиклар вузга конкурстан тыш кабул ителә һәм кайбер башка өстенлекләрдән дә файдалана, әмма бу, күрәбез, кадрлар мәсьәләсен хәл итми. Газета хәбәрчесе Татарстанда табиб-гинеколог вакансияләре белән танышты. Әгерҗе район хастаханәсе 33 мең сумлык хезмәт хакы белән гинеколог эзли, Сабада 35–40 мең сум тәкъдим итәләр. Бары тик Минзәлә район хастаханәсе генә 80 мең сумлык вакансия элгән. Башка хастаханәләр нигездә 40–45 мең сумга гинекологлар ялламак була. Вазыйфасының җаваплы, зур квалификация соравын искә алганда, яшьләр андый гына түләүле эшкә ашкынмас шул. Белгеч булып хастаханәгә кайтканчы, кимендә 8 ел белем алырга кирәк. Шуннан соң да белемне даими тулыландырып тору таләп ителә.

Артык зур квалификация һәм белем таләп итми торган эшләргә хезмәт хаклары айга 100 мең сумнан артыграк булганда, вуз тәмамлаган яшьләр белгечлекләре буенча аз түләнә торган профессияләренә аяклары белән тавыш бирә икән, кемне гаеплисең? Быелның беренче яртысында йөк автомобильләре йөртүчеләрнең хезмәт хакы иң зур тизлектә үскән. Россия буенча аларның медиан хезмәт хаклары алты ай эчендә 74 процентка үскән һәм 131 мең сумга җиткән. Яшь кадрлар гына түгел, югары белемле һәм квалификацияле, зур стажлы укытучыларның да йөк машинасы руле артына утыруына гаҗәпләнеп булмый.

Укытучылар кытлыгы шулай ук үзен елдан-ел ныграк сиздерә. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында вуз тәмамлаган барлык укытучыларны йөз процент эшкә урнаштырсаң да кайбер предмет укытучылары җитмәячәк, диләр. Педагогик югары уку йортын тәмамлаган белгечләрнең 55 проценты гына мәктәпкә бара икән. Татарстан укытучыларга иң күп түли торган төбәкләр исемлегендә беренче бишлектә. Дөрес, ТАСС белдерүендә бездәге яшь укытучыларның хезмәт хакы 46 мең сумнан 100 меңгә кадәр җитә диелгән. Вакансияләр сайтында укытучы хезмәт хаклары 20–30 мең сумнан артмый.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре