«Бәйрәмнәр чоры вируслар өчен җиңеләйтүче фактор булып тора. Сәфәрләр, туганнар белән аралашу катализаторга әверелә, һәм нәтиҗәләрне соңыннан күрергә мөмкин. Әгәр каникулларга мәктәпләр ябылса, пик уку башланганнан соң булачак», – дип белдерде эксперт.
Аның сүзләренчә, вирус бигрәк тә гаилә әгъзалары арасында тарала. Ике-өч көнлек йоктыру чоры 10 көннән соң авыруның иң югары ноктасына китерә, ул ике атна дәвамында сакланырга мөмкин, дип белдерде белгеч.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез