Кытай диетологлары газлы эчемлекләр куллануга кагылышлы яңа кисәтү белән чыккан. Тикшеренүләр нәтиҗәләренә караганда, көненә нибары 1 банка яки 1 шешә (250 миллилитр күләмендә) хәмерсез газлы су эчү генә дә бавырда җитди авыруларга китерергә мөмкин. Сучжоу университеты галимнәре раславынча, эчемлекнең шикәрлеме-юкмы икәненә бәйсез рәвештә, “бавырга май утыру” буларак мәгълүм чир куркынычы 60 процентка арта, дип яза “Российская газета”.
Кытай тикшеренүчеләре, 123 меңнән артыграк кешенең туклану рәвешен анализлап, хәмерсез эчемлекләрне көндәлек кулланулары турында махсус анкеталар тутыруны сораган. Шикәрсез газлы су кулланучылар арасыннан – 50 проценты, шикәрсезен эчүчеләрнең – 60 процентының бавыр авыруы килеп чыгу куркынычы расланган. Ягъни шикәрсез газлы суның кола яки башка шундый татлы эчемлеккә караганда бавыр өчен хәтәррәк булуы билгеләнгән.
Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, татлы эчемлекләр – кандагы шикәр микъдарына, шикәрсез эчемлекләр – эчәкләрнең микрофлорасына турыдан-туры йогынты ясый.
Сучжоу медицина университеты галиме Лихэ Лю билгеләп үткәнчә, хәмерсез татлы эчемлек кандагы шикәр микъдарын һәм инсулинны кинәт арттыруга китерә. Бу исә симерү белән яный. Ә менә шикәрсез яки аз шикәрле эчемлек, эчәктәге бактерияләрне үзгәртеп, бавырга зыян салырга мөмкин.
Галим кисәтеп әйткәнчә, мондый эчемлекләрнең зыянсыз булуы турында киң таралган фикер –дөрес түгел. Аның сүзләренә караганда, иң яхшысы – газлы су урынына гадәтиен куллану.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез