Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев махсус хәрби операция зонасындагы егетләр янына җыена. Күптән түгел хастаханә юлларын да таптарга туры килгән аңа. Табиблар куйган диагноз бик сөендермәсә дә, ул күңелен төшерми, нык рухлы булып яшәргә тырыша. Без дә җырчының хәлләрен белештек.
– Фирдүс, соңгы көннәрдә онкология диспансерында тикшеренү узгансың икән. Табиблар ни ди?
– Бер уйламаганда, табиблар ишеген шакырга туры килде. Моны мин язмыш биргән сынаудыр дип кабул иттем. Хастаханәгә барып, анализлар тапшыргач, тикшеренгәч, калкансыман биземдә шеш таптылар. Ике яктан да үскән. Гистологиясе килде – яман шеш түгел. Шунысына сөендем. Әмма гел тикшерелеп торасы. Әгәр шешләр зураеп китсә, операциясез дә булмас, диләр. Чабып барган җиремннән, тукта, Фирдүс, бераз гына сабыр бул, үзеңне кара, диделәр кебек. Яшермим, башта бер дә «онкология» дигән диагнозны ишетү җиңел булмады. Ничек инде курыкмыйм ди? Ир кеше булсам да, кот очты. Нинди генә көчле кеше булырга тырышсак та, күңел үзенекен итә. Бер мәлдә бар дөньям күз алдыннан узды. Әнием, хатыным, балаларым турында уйладым. Ул чакта үзеңне генә уйламыйсың икән ул. Якын кешеләрем хакына көчле булырга, чиргә бирешмәскә кирәк, дидем.
– Өйдәгеләр бик борчылгандыр инде?
– Беләләр инде, аны бит яшереп калып булмый. Әмма мин бу хакта сөйләшмим. Әни белән дә, Резеда белән дә чир турында сүз кузгатмыйбыз. Аллаһка тапшырган инде. Акылым белән барысын да аңлыйм: күпме гомер бирелгән – адәм баласы шуны яши. Әмма үләсе дә килми әле. Тормышның иң матур чагы бит. Улларым, кызым үсеп килә. Махсус хәрби операция башлануга, егетләр янына еш йөрибез. Казан концертларыннан соң, аларга дип 1 миллион сум акчамны алып куйдым. Безнең авылдан 40 ка якын егет шунда. «Абый, прицел, тепловизор кирәк», – дип хәбәр бирделәр. Боларның берсе дә арзан түгел. Әмма теләк булса, акчасы табыла. Шөкер, кирәк-яракларын җыйдык инде. Тиздән юлга кузгалырбыз дип торабыз. Әле гармунны да алып барам. Аллаһ боерса, егетләр белән җырлашып утырырга исәп.
СВОдагылар янына йөреп, яман шеш белән көрәшүче авыруларны онытып бетергәнмен, ахры. Юкса ДРКБ, онкология диспансерында куйган хәйрия концертларының исәбе юк инде. Бу хастаханәгә йөрткән туган һәм дусларым да күпме иде. Әмма үзем дә шушында килеп эләгермен дип уйлап та карамадым. Аллаһы Тәгалә, бу җирне онытма, дигәндер. Әнә шуңа да диспансерга барып, анда ятучыларга июль аенда рәхмәт йөзеннән бер концерт куярга җыенам. Табиблар минем чирне стресслардан, ди. Чынлап та шулай ул. Теге вакытта Башкортстанга керә алмавымны авыр кичердем. «Уйнагыз, гармуннар»да шактый четерекле конфликт килеп чыкты. Анысы да рәхәт булмады. Барысы да йөрәктә бит. Хәзер инде Башкортстанга да барып концерт куям. Тик буласы булды инде. Хәер, менә хәзер уйлап та куям: Татарстанда мин бармаган авыл күпме? Нигә аңа шулай борчыласы булгандыр инде?
– Синең концертларыңда моңаеп утырып булмый. Кычкыра бит ул Тямай, диючеләр дә бар. Әмма билетларың тиз сатылып бетә. Сәхнәне ничек тотып торасың?
– Мин бер дә төшенкелек яратмыйм. «Ялгыз торна» җырын гына җырлап та булыр иде. Концертка килгән кешенең рәхәтлек, көч-куәт, энергия алып кайтып китүен телим. Тормыш мәшәкатьләрен онытып, минем концертта гына булса да, ял итсеннәр, сикерсеннәр, кычкырып җырласыннар, дим. Тормышыбыз болай да җиңел түгел. Ичмаса, җыр белән онытылсыннар. Мине талантым, тамашачым яшәтә, ашата. Яраталар, тыңлыйлар, көчле итәләр. Башка акча кертә торган җирем юк.
– Үз милләтен яратучы, туган ягын данлаучы артист син. Башкаларга шуны өйрәтергә иде.
– Милләтпәрвәрлек һәр кешенең күңелендә булырга тиеш. Җырчыларның берсе дә бу хакта онытмасын иде. Әгәр мин үз артымнан кемнедер ияртә алам икән, моңа сөенәм генә. Быел концертларымда милли кием, җырлар күп булды. Тамашачыларны биетеп кенә калмыйбыз, милләтне дә кайгыртабыз. Һәр концертта милли кием киеп килүчеләргә бүләк бирәбез. Татарстаннан чыгып киткәч, миллилек яхшырак сизелә һәм күренә ул. Әстерхан, Самарада булдым. Алар да бик матур киенеп килделәр. Казахстаннан бер төркем тамашачылар милли киемнәр кигән иде. Арабызда милләт язмышына битараф булмаган кешеләрнең күп булуы сөендерә. Һәр концертны йомгаклап, үзебезнең әләмне күтәреп, «Татарлар» җырын башкарам. Менә шул чакта рәхәт. Без барыбыз да горур халык булып, милләте белән мактанып, макталып яшәргә тиеш.
Әйе, узган ел «халык артисты» исеменнән баш тарттым. Сәбәпләрен аңлаттым инде. Мин болай да халыкныкы инде. Миндә йолдыз чире юк. Аның каравы, «Нурлат районының почетлы гражданины» дигән мактаулы исемем бар. Минем өчен иң зур бүләк – шул. СВОга ярдәм иткән өчен әллә ничә рәхмәт хаты алдым. Менә шулар, гап-гади генә булсалар да, йөрәкне җылыта.
– Инде концертлар тәмам, нинди эшләр бетерәсең?
– Бу вакыйгалар мине үзгәртте. Эчке яктан. Бар әйберне башкача уйлый башладым. Кайчандыр кызулык белән эшләгән эшләремне хәзер туктатып торам. «Фирдүс, бу сиңа кирәкме?» – дим. Үземне саклап, гаиләмне яклап яшисем килә. Бераз үземә дә игътибар бирергә вакыт җиткәндер. Эшлисе эшләр күп әле. Шушы яшемә җитеп, минем үз бизнесым, өстәмә эшем юк иде. Пекарня ачасым килә. Менә шул эшләр белән йөрим. Халкымны матур җырлар белән генә түгел, тәмле ризыклар белән сыйларга исәп. Аннары инде ял итәсем дә килә. Әлегә әллә нинди зур планнар кормыйм. Баштарак җәй аенда зур концерт-дискотека да уздырасы килгән иде. Әлегә тукталып калдым. Иң мөһиме шул: бар да яхшы булсын. Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын. Табибларым яхшы, гел күренеп торам. Бар да узар, чир дә онытылыр, гөрләтеп яшәрбез, дип уйлыйм. Инде хәзер башкачарак итеп яшисе иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез