• Фото: Татар-информ

Тагын бер кат банкрот була аламы?

Ун ел элек сеңлемнең ире үлеп китте. Ике кредитлары бар иде. Аны түли алмагач, үзен банкрот дип игълан итте. Быел улын укырга кертү өчен кабат кредит алды. Аны да түли алмаса, тагын бер кат банкротлыкка чыга аламы икән?

Исемем редакция өчен генә

Роман Архипов, юрист:

– Закон буенча биш елга бер тапкыр үзеңне банкрот дип игълан итәргә рөхсәт ителә. Әмма үзен банкрот дип танырга теләгән кеше шунысын да белеп торырга тиеш. Закон буенча, бердәнбер торактан, торак урнашкан җир участогыннан, йорт кирәк-яракларыннан башка (кыйммәтле һәм зиннәтле әйберләрдән, киемнән, яшәү минимумыннан ким булмаган акчадан тыш) барлык мөлкәт сатуга куела. Бурычлы кешенең милкен сату сатулашу (торг) аша башкарыла. Банкрот дип игълан ителгәннән соң кеше алдагы биш ел дәвамында идарәгә бәйле вазыйфаларны башкара алмаячак. Шушы биш ел эчендә кабаттан банкларга мөрәҗәгать итәргә туры килсә, кеше аларны, иң беренче чиратта, фәлән елда банкротлыкка чыгуы турында кисәтергә тиеш. Бу факт аның кредит тарихына тискәре йогынты ясаячак, билгеле. Димәк, яңа кредит алганда да проблемалар килеп чыгарга мөмкин дигән сүз. Ипотекага фатир алган кеше үзен банкрот дип игълан итәргә җыенса, аңа шушы торакны алырга акча биргән банк фатирны үзенә алачак, ягъни ул фатир банкротның милке булудан туктый.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре