Газетага язылу

Тәкъдимнәр, тәнкыйть сүзләре: мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды

Без акрын гына туган телдә белем һәм тәрбия бирүдән туган телдә тәрбия һәм туган телне өйрәнү эшчәнлегенә күчә барабыз.

Тәкъдимнәр, тәнкыйть сүзләре: мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды

Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында яңгыраган төп фикерләрнең берсе бу. Чыгу юлын кайдан эзләргә? Халыкны татар әдәбияты һәм татар матбугатына ничек җәлеп итәргә? Язучылар берлегенең Мәдәният министрлыгына нинди сораулары бар? Тулырак – безнең язмада.

Комитет утырышында исәп-хисап доклады белән ике кеше чыгыш ясады: мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин һәм мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов. Ике тармакның да 2025 елдагы эшчәнлеге турында җентекләп сөйләделәр, Татарстандагы белем-тәрбия бирү һәм мәдәни-агарту оешмаларының саныннан алып, аларда хезмәт куючыларга күрсәтелгән ярдәмгә кадәр хисап тоттылар.

Соңыннан, докладлар буенча фикер алышуда яңгыраган сорауларның, теләк-тәкъдимнәрнең барысы да диярлек милли мәгариф һәм милли мәдәният мәсьәләләренә карата булды. Шуңа да без нәкъ менә бу юнәлештәге берничә күрсәткечкә генә тукталабыз.

Мәгариф

Аерым алганда, Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле туган телләрне саклау һәм үстерү юнәлешендә «федераль программалар, яңартылган укыту-методик комплекслар, дидактик материаллар, электрон ресурслар» эшләнүе турында сөйләде. Татар һәм рус телләре буенча халыкара олимпиадалар, сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү буенча бөтенроссия конференцияләре уздырылуын әйтте. «Соңгы өч елда балаларның туган телләрен өйрәнү, туган телдә белем һәм тәрбия алу күрсәткечләре тотрыклы кала», – дип тәмамлады сүзен Рамил Хәйруллин.

Күрсәткечләргә күз салыйк:

– татар телендә укыту һәм тәрбия бирү – 54,2% (шул исәптән укыту – 26,05%);

– удмурт телен укыту һәм өйрәнү – 45,48%;

– чуаш телен укыту һәм өйрәнү – 42,95%;

– мари телен укыту һәм өйрәнү – 29,17%;

– мордва телен укыту һәм өйрәнү – 7%.

Мәдәният

Милли мәдәният турында сөйләгәндә, мәдәният министры урынбасары милли бәйрәмнәргә, мәдәни-агарту чараларына, милли һөнәрчелекнең югалган юнәлешләрен торгызу эшенә аерым тукталды. Узган елгы мәртәбәле чаралар белән беррәттән быел булачак зур вакыйга – яңартылган ЦУМ (Уникаль һөнәрчелек үзәге) турында да әйтеп китте. Муса Җәлилнең тууына – 120, Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан узган һәм узачак чараларны санады.

20 шәр минутлык хисаплардан соң, комитет утырышы фикер алышуга таба борылып, киңәш-тәкъдимнәр, искәрмә-күрсәтмәләр, тәнкыйть сүзләре белән дәвам итте.

Илшат Әминов, депутат:

– Минем бер искәрмә, бер тәкъдим һәм бер соравым бар. Доклад белән чыгыш ясаучылар ачуланмасын иде. Бик яхшы чыгыш ясадыгыз, рәхмәт! Ләкин елга бер мәртәбә булса да министрларны да күрергә иде бит. Мин аларның төс-кыяфәтләрен оныта башладым инде... Мондый мөһим чараларда без беренче затларны да ишетергә тиеш. Башка вакытта министрлар үзләре булмаган килеш министрлык күтәргән мәсьәләне карап та тормаска тәкъдим итәм. Ә соравым Мәгариф министрлыгына. Бездә татар телен өйрәнә һәм татар телен тирәнтен өйрәнә торган мәктәпләрне аералармы? Татар теле тирәнтен өйрәнелә\укытыла торган мәктәпләр бармы?

Рамил Хәйруллин:

– Алар бик күп түгел, әмма бар.

Илшат Әминов:

– Ә татар теле бөтенләй өйрәнелми торган мәктәпләр бармы?

Рамил Хәйруллин:

– Кызганыч, андыйлары да бар.

Илшат Әминов:

– Депутат буларак, миңа һәм безнең комитетка алар турында мәгълүмат бирүегезне сорыйм. Динамиканы күрергә иде, үсеш бармы, гомумән. Бик күп эш башкарыла, ләкин милли мәгариф юнәлешендә санлы күрсәткечләрне ишетмәдем.

Мәдәният министрлыгына да сорауларым бар. Беренчедән, бездә ничә милли коллектив исәпләнә? Икенчедән, безнең китапханәләрдә татар китапларына ихтыяҗ бармы? Аларны укыйлармы? Кем укый? Менә бу сорауларга да җавап әзерләсәгез иде.

Данис Шакиров, депутат:

– Милли мәктәпнең төп күрсәткече – предметларны ана телендә укыту. Татар теле һәм әдәбиятыннан гына түгел, ә тәрҗемә дәреслекләр мәсьәләсе дә кызыксындыра. Милли мәктәп дип аталган белем йортлары нәкъ менә шундый дәреслекләргә күпме заявка бирә икән? Милли мәктәп – милли мохит тудыру гына түгел ул.

Айрат Зарипов, комитет җитәкчесе:

– Сорауларга җавапны, гадәттәгечә, Дәүләт Советына юлларсыз. Без комитет составындагы депутатларга җиткерербез. Соңгы өч еллык нәтиҗәләр булсын.

Ркаил Зәйдулла:

– Мин, әлбәттә, милли мәгариф турында да бик күп сөйли алам. Чөнки безнең язучылар мәктәпләргә йөреп тора. Ләкин соравым – Ленар әфәндегә (Хәкимҗанов. – Авт.). Габдулла Тукайның 140 еллыгын билгеләп үтәбез бит инде. «Туган тел» шигыренә һәйкәл турында сорамакчы булам. Билгеле, ул 26 апрельгә кадәр өлгерә алмый инде хәзер. Ә Кырлайдагы шагыйрьләр аллеясы? Ул быел булачактыр бит?

Тагын бер сорау. Тукай бер үзе генә булмаган. Кеше, гомумән, бер үзе генә яугир була алмый. Аның тирәсендә бик зур шәхесләр булган. Мәсәлән, Гаяз Исхакый. Күптән түгел Чистай районының Яуширмә авылында булдым. Анда 1990 нчы елларда ачылган Гаяз Исхакый музее бар. Ачылганнан бирле анда бернинди үзгәреш юк. Ул музей туристларга күрсәтерлек булсын, дип әйтмим. Ләкин без үзебезне хөрмәт итәргә тиеш. Ул бик ярлы. Һәм тагын. Чистай заманында татар мәдәнияте үзәге булган. Менә аны торгызырга, яңадан төзергә иде. Заманында бу мәсьәлә буенча бик күп җиргә мөрәҗәгать итеп карадым. Ниндидер хәрәкәт бармы? Мин җавапны беләм, ләкин сездән ишетәсе килә.

Ленар Хәкимҗанов:

– Җавап биреп карыйм әле, бәлки синеке белән туры да килмәс. Тукайга килгәндә, Кырлайда бик зур эшләр башкарылды. Ә һәйкәл куелу планда тора. Туган телгә һәйкәл куюга конкурс та игълан ителде...

Ркаил Зәйдулла:

– «Туган тел» шигыренә. Туган телгә һәйкәл куярга иртәрәк...

Ленар Хәкимҗанов:

– Ничек кенә атасак та, һәйкәлне туган тел дип күз алдына китерәбез. Кырлайдагы аллея буенча эш алып барыла. Тормышка ашырырбыз, дип ышанабыз.

Чистай буенча. Ул музейны Чистайның үзенә күчерү фикере дә бар иде. Хәзерге вакытта шәһәрне төзекләндерү буенча зур проект эшләнә. Чистайны музейлардан тора, дип тә әйтергә була. Барлыгы 11 бина төзекләндереләчәк. Бәлки ул музейны да күчерербез.

Ркаил Зәйдулла:

– Ул музейны авылдан күчерергә ярамый. Чистайда да булсын!

Ленар Хакимҗанов:

– Бәлки кайбер әйберләрне күчерергәдер. Чистайда туристлар да, халык та күбрәк. Ә Яуширмәдә утарын саклап калырга кирәк, анысын уйларбыз.

Ркаил Зәйдулла:

– Мин, әлбәттә, министрлыкны тәнкыйтьләргә җыенмыйм. Чөнки без иңгә-иң куеп эшлибез. Әмма, Ленар дус, тагын бер мәсьәләгә тукталасым килә. Бүгенге татар драматургиясе, йомшак кына әйткәндә, югары кимәлдә түгел. Элек Мәдәният министрлыгы драматургларның театрда куелачак әсәрләрен сатып ала иде. Сез моны, театр түләсен, дип, туктаттыгыз. Әмма театр шундый нәрсә: анда кланнар, төркемнәр бар. Алар ниндидер драматург әсәрен куйганчы, үзләре язалар яки инсценировка эшлиләр. Үзләре яза, үзләре куя, үзләре карый. Драматургларның әсәрләре куелмый да, сатып та алынмый. Стимул юк бит. Кем язсын? Элеккеге практиканы кайтарырга кирәк. Хәзер театрларда ай саен премьера чыга. Ул кадәр тизлек белән спектакль куеп булмый! Күбесе, дөресен әйтергә кирәк, экспериментлар. Һәм күбесе бик уңышсыз экспериментлар. Театр дөньясы сезнең карамакта бит. Театр репертуары, репертуар сәясәте бар. Сез аны әз генә күз уңында тотарга тиештер бит инде.

Марат Әхмәтов:

– Язучылар берлеге белән Мәдәният министрлыгының тыгыз элемтәсе җитми, ахры...

Ленар Хәкимҗанов:

– Җитә безгә. Бер-беребезне күргәч, гел сөйләшәсе килеп тора. Театр үз репертуарын үзе билгеләсә, аңа җайлырак. Алар нәрсә куярга кирәклеген яхшырак белә. Без драматурглардан әсәрләр сатып алып, театрларга: «Менә шушыны куегыз», – дип әйтә алмыйбыз – бу дөрес сәясәт түгел. Экспериментларга килгәндә, театр эзләнә, тәрҗемә әсәрләр дә күп куела...

Ркаил Зәйдулла:

– Аларга бит драматург кирәк түгел хәзер!

Ленар Хәкимҗанов:

– Алар тамашачыга...

Марат Әхмәтов:

– Бәлки бу мәсьәлә турында аерым очрашып сөйләшергәдер? Гәпләшегез әле озаклап.

Ленар Хакимҗанов:

– Әйе, аерым очрашып сөйләшербез.

Соңгы сүз түгел

Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы:

– Чыгышларны тыңлаганнан соң, башыма бер фикер килде. Безнең республикада тормыш искиткеч тынгысыз. Елның-елында дистәләгән чара, вакыйга уза. Хөкүмәт исәп-хисабын тыңлый торган утырышларда республиканың медиа структурасы – «Татмедиа» агентлыгы да катнашсын иде. Республиканың бу тынгысыз тормышын үтемле, халыкны шушы тормышка тартып кертерлек һәм уртак язмыш белән яшәрлек итеп ни дәрәҗәдә актив эшлиләр икән? Медиа тармагы – республиканы туплый торган тармак.

Икенче фикерем Мәгариф министрлыгына кагыла инде. Әмма адресы бүген чыгыш ясаган Рамил Камилович (Хәйруллинга. – Авт.) түгел, безнең милли мәгариф өчен җаваплы булган башка министр урынбасары бар, ә министр үзе – әле комитет әгъзасы да... Милли мәгариф дигән эшчәнлекнең эчтәлеген без туган телләрдә белем һәм тәрбия бирү дип күз алдына китерәбез бит инде. Ә тормышыбызда нинди үзгәреш бара?

Без акрын гына туган телдә белем һәм тәрбия бирүдән туган телдә тәрбия һәм туган телне өйрәнү эшчәнлегенә күчә барабыз. Бу мәсьәлә мине  комиссия җитәкчесе буларак борчый.

Данис Фәнисович (Шакиров. – Авт.) бик кызык сорау бирде. Алар сиңа ул мәгълүматны бирерләрме – белмим. Предметларны туган телдә укыта торган дәреслекләргә заявкалар ничек? Бу мәсьәлә Мәгариф министрлыгын да борчырга тиеш, чөнки без – милли республика. Салават Фәтхетдиновның «Юлчы» дигән җырында мондый сүзләр бар: «күңелем дә әкренләп бу хәлгә күнеп бара». Туган телдә белем һәм тәрбия бирүнең туган телдә тәрбия бирү һәм туган телне өйрәнүгә күчә баруына үземнең дә күңелем күнеп бара хәзер.

Тагын бер сорау. Безнең Мәгариф министрлыгы белән уртак электрон проектларыбыз бар. Алар барысы да министрлык сайтына куелып бара. Мине, билгеле, милли мәгариф юнәлеше кызыксындыра. Менә аларны укытучылар һәм тәрбиячеләр ни дәрәҗәдә файдалана икән? Бу мәсьәләгә дә анализ ясап карасагыз иде.

Мәдәният министрлыгына килгәндә, республиканың тынгысыз тормышы сезнең министрлык эшчәнлегенә бик зур йөк сала – мин моны аңлыйм. Шул ук вакытта бер тәкъдимем бар. Безнең язучылар әледән-әле китап бастыру мәсьәләсен күтәрә. Шул ук вакытта медиа тармак вәкилләреннән газета-журналларга яздыру буенча да гозерләр килә. Ләкин район китапханәләренә килеп кергәч, моннан 4–5 ай элек килгән газета-журналларның, хәтта «Казан утлары» журналының, безнең белән берлектә яки башка проектлар ярдәмендә бастырылган китапларның бер тапкыр да ачылмаганлыгы күренеп тора. Район үзәкләрендәге китапханә, музейлар эшчәнлегенә игътибарлырак булсак иде. Китабын сата алмаучы язучылар белән тыгызрак элемтәдә эшләргә кирәк. Алар халыкны китап һәм газета-журналлар укырга җәлеп итсә, бу безнең тормышны тагын да эчтәлеклерәк итәр иде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре