Газетага язылу

Таксистларның ОСАГО полисларын реаль вакытта тикшерү мөмкинлеге барлыкка киләчәк

Россиядә реаль вакытта конкрет датага таксистларның ОСАГО полисы булуын тикшерү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Бу «Такси» федераль дәүләт мәгълүмат системасы һәм иминиятләштерүнең автоматлаштырылган мәгълүмат системасы интеграциясеннән соң мөмкин булачак. Бу хакта «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Системалар мәгълүматларны автомат рәвештә чагыштыра һәм һәр сораган вакытта полисларның чынбарлыгын тикшерә алачак.

Транспорт министрлыгында шулай ук хәзер «Такси» системасында теркәлгән барлык такси автомобильләре турындагы мәгълүматны таксомотор ташу өчен рәсмиләштерелгән ОСАГО килешүләре белән чагыштыру уздырылуын хәбәр иттеләр. Бу процесс ике атна чамасы вакыт алачак.

Яңалык намуслы машина йөртүчеләргә кагылмаячак, дип ассызыкладылар. Шул ук вакытта ике системаны интеграцияләү намуссыз таксистларның пассажирларны һәм дәүләт органнарын алдарга тырышу омтылышларын оператив рәвештә ачыкларга һәм туктатырга мөмкинлек бирәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре