Газетага язылу

Тактик хәерчелеккә таба

Россия глобаль капитализмның состав бер өлеше булганга күрә, доллар системасы һәм бөтендөнья фонд базарларының җимерелүе безгә дә каты йогынты ясаячак. Безнең хәл аз гына шуның белән җиңеләя: кредитлау өянәге бездә күптән түгел генә башланды.

Бүген менә Англия банкы һәм Япон банкы күчемсез милек базары җимерелү һәм облигацияләргә бәйле кыенлыклар кичергәндә, Россиянең Үзәк банкы алай ук хафаланмый. Әмма озакламый инглизләрне дә, японнарны да куып җитәрбез, чөнки бездә төп ставка югары. Югары процентлар үз эшен эшләр: торак базары «идеаль шторм»га керер, компанияләр бөлерләр, кредитоманнар бурыч түләүдән туктар. Финанс министрлыгы, 2025 елның бюджет дефициты 5,65 триллион сум булуын әйтеп, хисап ясады инде. Бу – ЭТПның 2,6 проценты. Планлаштырылганнан 5,2 тапкыр күбрәк. Икътисадта мөшкел хәл 2025 елның ахырында гына башланды. Шик юк: 2026 елда көчәячәк. Бюджет кытлыгы тагын берничә тапкыр үсәчәк. Кварталдан кварталга хәл начараячак. 

Үткән ел таможня җыемнары 20 процентка түбәнәйгән. Димәк, тышкы икътисадый элемтәләр начарайган. Соңгы биш елда беренче тапкыр төп аркадаш – Кытай белән сәүдә кимегән. Россиялеләр Кытай автомобильләрен сатып алуны киметкән. Нефтькә бәя төшү сәбәпле, чиннар безгә акчаны азрак түләгән. Быел галәм масштабында күтәрелгән утильҗыемнар автомобиль сәүдәсен тагын да чикләячәк. Нефть бәясе дә түбән.

Зур компанияләр һәм урта бизнес хезмәт хакларын түләүдә сәясәтне кискен үзгәртәләр. Хезмәт хакларын индексацияләү массакүләм рәвештә туктала, премияләрне кисәләр дигән хәбәрләр килә. Бизнес моны кризиска бәйли. Керемнәре кимемәсә дә, эш өчен түләүне кысарга тырыша. Бу сәясәт «тактик хәерчелек» дип исемләнеп өлгерде инде һәм ул мөмкин булган авырлыкларны хезмәткәрләр җилкәсенә күчерергә булыша. Әмма белгечләр бу сәясәт киләчәктә кадрларның эштән китүенә һәм хәтта бизнес ябылуга китерергә мөмкин дип чаң суга. Хезмәт хакларының үсмәве, хәтта кимүе кредит түләүләрне туктата һәм икътисадта «чылбыр реакциясе» башлый ала. Аннары банк кризисына да ерак калмый.
        

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре