Тәлгать Таҗетдин: «Күпполярлы дөньяны Аллаһы Тәгалә булдырган»

Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин әйтүенчә, дөнья Аллаһы Тәгалә тарафыннан күп полярлы итеп яратылган. Бу хакта ул Бәшир Рәмиев исемендәге lT-паркта узучы «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышында әйтте.

Утырышта мөфти Коръәннән аять китерде. «Күпполярлы дөнья инде бар. Аны Аллаһы Тәгалә булдырган. Без бу полюсларны якынлаштырырга тиеш. Һәрберебез, шәхес буларак, бу дөньяның бер полюсы. Һәр халык, милләт – барысы да полюслар», – диде ул.

Мөфти әйтүенчә, кешеләр кеше булып калырга тиеш. «Көч кулланып һәм мәҗбүриләп башкаларны үз карашларына ышандырырга ярамый. Сәхабәләр һәм пәйгамбәрләргә дә бу рөхсәт ителмәгән», – диде ул.

Ул Фәләстыйн җирлегендә килеп чыккан низагның күңелләргә авырлык китерүен әйтте. «Низаг нигезендә Фәләстыйн халкына карата гаделсезлек ята. Дөнья кайнап торганда халыклар, илләр – барыбыз да тынычлыкны саклап калу өчен өлеш кертергә тиеш. Низагка кергән якларны хәрби хәрәкәтне туктатырга өндәүне үзебезнең бурыч дип саныйбыз”, – диде Тәлгать хәзрәт Таҗетдин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре