Талия Миңнуллина 2025 елда төп капиталга инвестицияләр үсешен көтә

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина 2025 елда республиканың төп капиталына инвестицияләр үсешен көтә. Бу хакта ул «Татар-информ» баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында сөйләде.

«Мин быел да үсеш күрсәтербез дип көтәм. Ләкин хезмәттәшләрем минем белән килешми. Без үз фаразларыбызны ясадык, мин оптимистик фаразлар әйтәм, мин гомумән оптимист кеше. Үсәрбез дип уйлыйм», - диде Миңнуллина.

Төп капиталга инвестицияләр күләме 2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда 1,4 трлн сумнан артык тәшкил иткән, ә үсеш темпы 112 процненттан артып киткән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре