Газетага язылу

Тәмәке белән хәмер сатып алганда МАХ ярдәмендә яшьне раслап булачак

Тәмәке, хәмер һәм энергетик эчемлекләр сатып алганда яшь-җилкенчәк МАХ мессенджеры аша үзләренең яшен раслый алачак.

Владимир Путин бу җәһәттән указга кул куйган.Шулай итеп, сатып алучының яшен мәгълүмат алышуның күпфункцияле сервисы ярдәмендә раслау мөмкинлеге ачыла.

Моннан тыш тәмәке һәм никотинлы әйберләрне дистанционсату турында тыелган мәгълүмат урнаштыручы интернет-ресурсларны суд карарыннанбашка гына ябып булачак.

Исегезгә төшерәбез: сентябрь аенда товарлар сатып алганда үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кассаларына яшьне раслауның яңа технологиясен сынау башланды. Аны хәзер МАХ мессенджерыннан файдаланучылар куллана алачак. МАХ ярдәмендә шәхесеңне раслау өчен мессенджерны Дәүләт хезмәтләре профиленә “бәйләү” һәм цифрлы ID булдыру кирәк.

Яшь буе нча чикләнелүле товарлар сатып алу өчен үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кассасында QR-код рәвешендә цифрлы IDны сканирлау җитәчәк. Ул смартфон экранында МАХ кушымтасында чагылдырылып, шәхесне раслаячак.Алга таба цифрлы ID кунакаханәгә урнашу, пенсионер, күпбалалы гаилә яки студент статусын раслау өчен дә кулланылачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре