Тамгалы заман

Бу арада тәннәренә төрле сурәтләр төшерелгән бәндәләрнең һаман арта баруы турында укып утырдым. Татуировкалылар саны буенча Россия чит илләрдән бик калышмый икән.

Беренче урында бара торган Италиядә уртача алганда һәр ике кешенең берсе (48%) бизәкле булса, Россиядә һәр өч кешенең берсе дигән мәгълүмат бар. Татарстанга кагылышлы сан күзгә чалынмады, әмма интернетта бездә 176 тату-мастер барлыгы турында язылган икән. Интернеттагы мәгълүматларга бик ышанырга ярамый инде ул, әмма үземнең танышлар арасында гына да тамгалыларның бик ишле булуы барыбер шикләндерә.

Тән бозу бик борынгы заманнардан килә икән. Кеше үз-үзен белештерә башлагач та, башка җан ияләреннән аерылып торырга теләпме, тәненә төрле сурәтләр төшерә башлаган. (Тату – «сурәт», «рәсем» дигән мәгънәдә.) Һәм бу гамәл сәнгатьнең бер төре саналган, ди. Хәер, ул бүген дә сәнгать санала, тән бизәү буенча Россиядә дә, бездә дә дистәләгән салоннар эшли. Тәнгә бизәк ясау һәр чорда аерым бер максатны күз алдында тоткан. Мәсәлән, борынгы бабаларыбыз өчен ул нәсел тамгасы да булган, алар бизәкләрнең кешене явыз рухлардан саклавына да ышанганнар.

Индеецлар турындагы фильмнарны гына искә төшерегез, заманында һәр кабиләнең генә түгел, һәр индеецның үз тамгасы булган. Аларның килеш-килбәтеннән һәм, әлбәттә, баштанаяк ясалган рәсемнәрдән сугышчан рух, аяусызлык бөркелеп торган. Төнлә түгел, көндез күрсәң дә, куркудан телсез калырсың билләһи.

Төрле илләрнең армияләрендә дә һәр солдатның тәненә аерым сурәт ясаганнар. Бу һәлак булган солдатны тану өчен инде. Солдатларда хәзер дә тату бар, алар гаскәр төрен аңлата.

Кыскасы, тән бизәүнең аерым бер максаты булган. Ә хәзер нинди уй-хыяллар белән баштанаяк «бизәнәбез» соң? Мин тамгалы танышларым белән сөйләшкәләп йөрдем. Татуировкага ни өчен шулкадәр мөкиббән китүләре белән кызыксындым.

Берәү: «Башкалар белән бутамас өчен, мин хатынга да татуировка эшләттем әле», – дип көлде. Мин дә көлеп җибәрдем, тик көлүем балачак истәлекләренә бәйле иде. Көтү кайтыр вакыт җиткәндә, авылның бөтен малай-шалае малларны каршы алырга капка төбенә чыгып баса. Чөнки иртә язда, көтү яңа чыккан көннәрдә сарыгы, бәтие, хәтта сыеры да үз өен тапмыйча, саташкалап йөри. Сыерларны аерып була инде, ә менә сарыкларны, бигрәк тә бәтиләрне тану – шактый кыен эш. Шуңа күрә авыл халкы аларга аерым тамга салды. «Тамга» дигәне йә бер тотам йонга бәйләнгән тасма, бәти сыртына, йә маңгаена сөртелгән буяу иде. Шунысы кызык, тамгалар бер-берсенә охшамасын, кабатланмасын өчен, авыл халкы бер-берсенең тамгасын өйрәнде.

Без – хайван түгел. Бәндә баласын тамгасына карап аермыйлар, бәяләмиләр. Ә нигә тату ясату шул тамаша модага әйләнде соң? Моңа анык кына җавап бирү кыен. Тамгалыга әйләнү – һәркемнең үз эше. Башкалардан аерылып торасың килә икән, рәхим ит, бүген сине йөзләгән тату-салоннар, ачык йөзле белгечләр көтә. Бүген бизнесның яңа төре барлыкка килде. Интернет рекламалар белән шыплап тулды. Анда салоннарның адреслары гына түгел, тән бизәү осталарының рәсемнәре дә, алар турында мәгълүмат та бар.

Шул ук вакытта татуировканың тирегә зыянын, хәтта, рак авыруы китереп чыгару ихтималын да язарга онытмаганнар. Бу юлларны антиреклама өчен язмадык. Башкалардан аерылып торасыгыз килсә, үзегез хәл итегез инде.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре