Яңа ел бәйрәмнәрен озатып җибәрдек кенә кебек, инде менә күңел майның хезмәт һәм шашлык белән үрелеп бара торганнарын көтә. Шашлык пешерү димәктән, аны хәзер май ялларын көтмичә дә кыздырып ашарга була. Ит алырлык акчаң һәм күмерең булсын! Әнә бит белгечләр санап та биргән: быел шашлык сезонын ачу 12 процентка кыйммәткәрәк төшәчәк икән.
Кесәне тишмиме?
«Чек Индекс» аналитик ресурсы ачыклаганча, быел «шашлык җыелмасы» уртача 3,3 мең сумга төшәчәк. Былтыргы күрсәткечтән 12 процентка артыграк бу, диләр. Әйтүләренчә, шашлык өчен әзер иткә бәя 11 процентка арткан (752 сум), шампурга – 14 (348 сум) процентка күтәрелгән. Ит кыздыру өчен күмере, мангалы да кирәк бит әле. Сүз уңаеннан, шашлык өчен дуңгыз, тавык һәм бәрән итен ешрак сайлыйлар икән. Популярлар рәтенә, акрын гына булса да, күркә ите дә баса башлаган.
Бәйсез финанс белгече Гөлия Хөсәенова, шашлык сезоны башланыр алдыннан бәя арту табигый, ди. Шашлык җыелмасына бәя арту – гомуми макроикътисадый вазгыятьнең чагылышы да.
– Әйтик, иткә бәя арту. Дуңгыз һәм сыер итенә бәя терлек азыгы хаклары, логистик чыгымнар артуга бәйле. Сезон башында яшелчә бәясе дә үсә. Әйтик, кыяр, помидор, яшеллек (укроп, петрушка һ.б.) сезон башында һәрвакыт кыйбат була. Күмер бәясенең артуы ягулык һәм ягулык материалларына бәяләр өскә үрмәләү белән аңлатыла. Инде инфляция, НДС турында да әйтергә кирәк. Болары, гомумән, бәяләргә йогынты ясый, – дип аңлатты белгеч «ВТ»га. – Валюта курсының даими тирбәлеп торуы импорт товарларга, шул исәптән тәмләткеч, соус, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба бәясенә тәэсир итә. Бизнес турында да телгә алырга кирәк. Аларның да чыгымнары арта. Әйтик, сәүдә мәйданнарын тоту, электр энергиясе, транспорт арендасы... Болар кулланучылар өчен дигән товарның кыйммәтләнүенә китерә.
Акчаны ничек тә булса янга калдырып буламы? Гөлия Хөсәенова берничә киңәш бирде:
– Әйтик, сыер һәм дуңгыз ите урынына тавык йә күркә итен сайларга мөмкин. Алар арзанрак. Кибеттәге әзер, маринадланган ит алганчы, өй шартларында маринадлау да отышлырак. Хәтта файдалырак та! Күмәк сатып алулар да акчаны янга калдырырга ярдәм итәчәк. Әйтик, кемдер күмер сатып алсын, кемдер ит, дигәндәй. Яшелчәләрне супермаркетлардан түгел, күпләп сата торган базарлардан алсагыз, яхшырак.
«Шашлыкны озак пешерергә кирәкми»
Динар Фәттахов дусты белән М7 юлында ит продукциясен сату кибете тота. Ачылганнарына бер ел гына булса да, сатып алучылары, даими клиентлары күп инде. Юл уңаенда урнашулары да моңа тәэсир итә, билгеле.
– Һава торышына рәхмәт, сатып алучыларны быел иртәрәк арттырды, – ди Динар. – Март азагында җылы иде, хәзер дә кояш елмая. Дача тотучылар күп керә.
Маринадланган әзер шашлыклары да бар, кирәк кешегә итен генә дә саталар.
– Тугыз төрле шашлык тәкъдим итәбез, – дип сөйләде Динар. – Бәрән, тавык, ат, сыер, күркә итләре, стейклар, үзебез люля-кебаб, купат әзерләп сатабыз. Бары тик хәләл продукция генә тәкъдим итәбез. Ачылган елны кибеткә кергән кешеләр дуңгыз ите сорый иде. Без дуңгыз ите сатмыйбыз. Без аларга алмаш ит тәкъдим итәбез. Ул да булса – күркә ите. Дуңгыз ите сорап килгән кешеләр дә шулай итеп башкасына ияләште.
Сатып алучыларның һәр икенчесе тавыкка өстенлек бирә икән. «Тавыкны бөтен кеше дә ашый бит. Ул бәя ягыннан да отышлырак, шуңа күрә аны сайлауларына аптырыйсы түгел», – дип аңлата әңгәмәдәшебез. Моннан тыш бик яратып ат шашлыгы сатып алалар икән. Чөнки анысын күп җирдә табам димә. Ә иң тәмле шашлык – бәрән итеннән!
– Сыер, ат итеннән шашлык антрекот дигән өлештән әзерләнә. Менә дигән ит инде ул, аңлаган кеше аңлар. Бәрән, сыер шашлыкларының бәясе 1 мең, 1 мең 100 сум тирәсе чыга. Тавык исә 400, 550 сумнар тирәсенә төшә, – дип сөйләде әңгәмәдәшебез.
Ит янып-көеп бетмәсен, тышкы өлеше күмергә әйләнмәсен, эче чи калмасын дисәң, шашлыкны ничек пешерергә? Динар Фәттахов менә ниләр киңәш итте:
– Шашлыкны озак пешерергә кирәкми. Маринадланган ит, йомшак җирләре булса, бик тиз пешеп чыгачак. Озак кыздырып, итне киптереп, тәмен бетермәгез. Шашлык янмасын дисәң, күмергә тоз сибәргә киңәш итәм. Мондый очракта итнең мае күмергә тамса да, шашлык көймәячәк.
Акча сорамыйлар, шартлар тудыралар
Шашлык пешерү өчен бакчага түгел, паркка! Байлар Сабасында шулайрак. Биредә шашлык пешерү өчен махсус зоналар каралган.
– «Ямьле Саба» паркында 4 махсус беседка бар. Анда шашлык пешерү өчен барлык кирәк-яраклар да урнаштырылган. Утыны, өстәле, урындыклары бар, шашлык кыздырган вакытта кирәк булырга мөмкин нәрсәләр дә хәтта. Әйтик, күмерваткыч. Теләгән һәр кеше ял итеп утыра ала, көзен үзебез дә шунда туган көнгә җыелышкан идек, хәзер менә май аен көтәбез. Беседкада утыру өчен акча түлисе юк, – ди Сабада яшәүче Зөлфәт Галимов.
Лаеш районындагы Пиголи авылында глэмпинг тотучы Яна Закирова шашлык кыздырырга яратучылар өчен дә шартлар тудырган. Глэмпинг территориясенә караган һәр йортның махсус барбекю зонасы бар. Кирәк булган очракта, күмерен дә, башка кирәк-яракларын да сатып бирәләр. Йортка урнашкан кешеләргә барбекю-зонадан куллану бушка.
– Безгә килүчеләр елның кайсы фасылында да шашлык кыздырмыйча торганы юк, моның өчен майны гына көтеп ятмыйлар, – ди Яна. – Сүз дә юк, көннәр җылытуга, шәһәрдән читкәрәк таясы килә, шуңа глэмпингларда «урак өсте» башлана да. Мангал тәкъдим итмәгән глэмпинглар сирәктер. Ихтыяҗ бар бит. Кеше бит инде табигать кочагында ял итәм, учакта нидер пешерәм, мунча керәм дип килә безгә.
Чамасын белсәң...
Тәмле дисәң дә, кыздырылган итнең организм өчен файдасыннан битәр зыяны күбрәк инде аның. Әмма чама хисен югалтмасаң, зыянны да юк итәргә була. Фитнес-тренер Искәндәр Шәмсуаров шулай ди.
– Шашлык ашау авырлыкны арттыра димәс идем. Һәр кешенең көндәлек куллана ала торган калорияләр нормасы бар. Аны арттырмасак, авырлык та артмый, – ди тренер. – Гади иттән зыян юк. Хәтта майонезлап маринадланган булса да. Иң куркынычы, бәлки, аны ипи белән ашаудыр. Моңа өстәп хәмер, сыра белән «каплап кую». Халык шашлыкка чыкканда шуның белән генә чикләнеп калмый бит. Эчемлек белән эчкәндә, күп ашала.
САН
Мангал – 5–7 мең сумнан
Җыелма мангал – 700 сумнан
Түбәле мангал зонасы – 45–130 мең сум
Шампур – 140 сум/1 данә
Шампур җыелмасы – 3 мең сумнан
Күмер – 290 сум/2,5 кг
Брикет – 500 сумнан
*Игъланнар сайтындагы якынча бәяләр
Ә сез шашлык пешерергә яратасызмы?
Рифат Зарипов, Татарстанның атказанган артисты:
– Үз йортыңда яшәүнең бөтен рәхәтлеге шул инде – гаилә белән саф һавада учакта тәмле ризык пешереп ашау. Аның хуш исләре! Гает көнне шашлык сезонын ачып җибәрдек без. Бер бистәдә генә яшибез туганнарым белән, бергә җыелышып, тәмле шашлык пешердек, самавыр белән чәйләр куйдык. Бик матур, күңелле бәйрәм, ял булды. Май бәйрәмнәрендә дә пешерәбез без ул шашлыкны. Пылау да, хашлама да әзерлибез. Хәзер сезон ачылгач, көн дә май бәйрәме оештырып була инде, теләк кенә кирәк. Шашлыкны үзебез дә маринадлыйбыз, тиз генә кирәк булганда хәләл кибеттән сатып алабыз. Шашлыкны ат итеннән ясарга яратабыз, бераз гына киви кушабыз. Телне йотарлык ит була ул!
Вадим Захаров, Татарстанның халык артисты:
– Шашлык яратсам да, миңа кыздырган ит ашарга ярамый шул. Кайвакыт тавык итеннән пешергәнен ашыйм инде. Күз кызыга бит! Ашаудан бигрәк, миңа дуслар белән бергә җыелып, сөйләшә-сөйләшә аны пешерү процессы ошый. Ә болай шашлыкка җыелу өчен май бәйрәмнәрен көтеп торыш юк бит хәзер. Бөтен мөмкинлекләр дә бар.
Кадрия Хәммәдиева сораштырды
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез