Тәмле чәе һәм җыр-биюле фильмнары аша таныш булган Һиндстан ник җәлеп итә?

Ике көн, егермеләп килешү һәм һинд чәе. Казанда тәүге тапкыр «TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» бизнес-форумы узды. Аның төп яңалыкларыннан берсе – Казанда якын арада ук Һиндстанның генераль консуллыгы ачылачак. Күбебезгә чәй һәм җыр-биюле фильмнары аша таныш булган Һиндстан ник җәлеп итә?

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов форум кысасындагы иртәнге бизнес-ашта катнашты. Республика башлыгы ассызыклаганча, әлеге мәйдан уртак проектларны гамәлгә ашыруда башлангыч нокта булачак. Шулай ук ул Россия – Һиндстан мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәчәк, дигән ышаныч белдерде Рөстәм Миңнеханов.

– Татарстан ике дәүләт мөнәсәбәтләре кысасында Һиндстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә. Безнең илләрнең Хөкүмәтләре һәм эшлекле даирәләре төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү буенча даими эш алып бара. Без бу эштә төбәк дәрәҗәсендә катнашырга әзер. Республиканың Һиндстандагы хезмәттәшләре белән эшләү тәҗрибәсе бар. Татарстанга сезнең ил делегацияләре, рәсми һәм эшлекле даирәләр килә. Безнең республика вәкилләре шулай ук Һиндстанда еш кунак була, без провинцияләр белән танышабыз, алдынгы тәҗрибәне өйрәнәбез, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе белдергәнчә, Казанда тиздән Һиндстанның генераль консуллыгы эшли башлаячак. Моннан тыш, Һиндстанда республиканың сәүдә-икътисадый вәкиллеген ачу буенча да эш алып барыла. «Татарстан белән Һиндстан арасында товар әйләнеше әлегә зур түгел, әмма узган ел нәтиҗәләре буенча, ул, ике тапкыр артып, 359,4 миллион доллар тәшкил итте», – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул республиканың мөмкинлекләрен игътибар белән өйрәнергә өндәде.

Һиндстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле илчесе Винай Кумар белдергәнчә, генераль консуллык ачу урыны итеп нәкъ менә Казанны сайлау очраклы гына түгел.

– Татарстан башкаласында Һиндстанның генераль консуллыгы ачылу озак вакыт таләп итмәс. Ул киләсе айда ук эшли башлаячак. Татарстан – инвестицияләр җәлеп итү өчен бик кызыклы төбәк, безнең хезмәттәшлек мөмкинлекләребез зур. Шулай ук биредә Һиндстаннан күп студентлар белем ала, – диде дәрәҗәле кунак.

Татарстан Һиндстаннан килгән студентлар саны буенча ил төбәкләре арасында – дүртенче, Идел буе федераль округында – икенче урында. Былтыр республика вузларында 1,2 мең Һиндстан студенты белем алган.

Винай Кумар әйтүенчә, бүген Россия белән Һиндстан арасындагы мөнәсәбәтләрне яңа баскычка күтәрергә вакыт җитте. Сүз уңаеннан, Татарстан белән Һиндстан бергәләп тормышка ашырырга мөмкин булган кайбер проектлар турында иртәнге аш вакытында ук әйттеләр. Аерым алганда, Казанда Һиндстан медицинасына нигезләнгән сәламәтлек үзәге төзү фикере яңгырады. Билгеле булганча, Һиндстан дөнья күләмендә традицион медицина (аюрведа) белән дан тота. Әлеге тармак белән шөгыльләнүче аерым министрлыклары да бар хәтта. Казанга килгәч, министрлык вәкиле Раджеш Кумар Котеча сәламәт килеш озак яшәү өчен аюрведа һәм йога белән шөгыльләнергә киңәш итте.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин форумның пленар утырышында хәбәр иткәнчә, Татарстан белән Һиндстан арасында товар әйләнеше 2019 елдан бирле тотрыклы үсә. «Һиндстан – эчке базары гаять зур булган ил. Татарстан предприятиеләре анда эшләргә һәм Һиндстандагы хезмәттәшләре белән уртак проектларны гамәлгә ашырырга тели», – диде ул. Татарстан Премьер-министры әлеге форумның ел саен уздырылачагына һәм Россия – Һиндстан сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләре үсешенә үз өлешен кертәчәгенә ышаныч та белдерде.

Мондый җыенны һинд чәеннән башка күз алдына китерү дә кыен, әлбәттә. Форум кысасында узган күргәзмәдә фил сурәте төшерелгән чәй белән теләге булган һәркемне сыйладылар. Һиндстан инвесторы Ашвани Пандей әйтүенчә, алар Мамадышта Шри-Ланкадан кайтарылган чәй, кәһвә һәм тәмләткечләрне үлчәп төрү эшен җайга салган. Биредә үк сари (милли өс киеме) кигән кызлар һинд биюләрен башкарды, кунакларга «рухи көчне арттыра торган» хуш исле майлар сөрттеләр, кулга кына белән бизәкләр төшерделәр. Тик кино түгел, тормыш бу.

Фикер

Талия МИҢНУЛЛИНА, Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе:

– Безнең эшмәкәрләргә Һиндстан базарына чыгарга ярдәм итү өчен бер генә уңайлы мәйданчык та тапмадык. Шуңа күрә Татарстанның зур күләмле халыкара чаралар оештыру тәҗрибәсен исәпкә алып, бу эшне үзебез башкарып карарга булдык. «Россия – Һиндстан» эшлекле форумы Россия Президенты Владимир Путин һәм Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди куйган бурыч – 2030 елга ике арада товар әйләнешен 100 миллиард долларга кадәр җиткерүне тормышка ашыру мәйданы да булып тора. Бу эштә төбәкләр дә катнашырга тиеш.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре