Тәмле Казан: Башкалада Россиянең танылган аш-су осталары һәм фермерлары җыела

Кырымнан алып Якутиягә кадәр. 12–13 июльдә Казан Россиянең тәмле башкаласына әвереләчәк. Бу көннәрдә «Казан» гаилә үзәге янында «Тәмле Казан» һәм «Россия тәмнәре» фестивальләре узачак. Анда ниләр татып карый алырбыз икән? Бу сорауга матбугат очрашуында җавап бирделәр.

Өчпочмак кына түгел

Казанның Туризмны үстерү комитеты җитәкчесе Дарья Санникова сүзләренә караганда, әлеге ике фестивальне берләштерү катнашучылар һәм тәмнәр саны артуга китергән. Казанга Россиянең 40 төбәгеннән 120 ләп катнашучы килүе көтелә.

– Чарада милли ризыклар да, заманча кухня да булачак. Чөнки фестивальнең максаты – мәдәниятләр һәм чорларны бәйләү, – дип сөйләде Санникова. – Гомумән алганда, хәзерге көндә милли аш-су әзерләү яңа борылыш алды: традицияләргә тугрылык саклап, ризыкларга яңа сулыш өрәләр. Бу исә милли ризыкларыбызны бөтенләй яңа яктан ачарга, кунакларыбыз өчен яңадан-яңа тәм-томнар тәк

ъдим итәргә, аларда кызыксыну уятырга мөмкинлек бирә.

Милли ризыклар, димәктән, фестивальдә татар ашлары махсус бер мәйданда тәкъдим ителәчәк. Шунда ук мастер-класслар да оештырырга ниятлиләр. Татар ашларыннан тыш, фестивальдә кытай, балкан, кипр, кыргыз, рус халык ризыкларыннан да авыз итеп карарга мөмкин булачак.

Кырымнан алып Якутиягә кадәр

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов әйтүенчә, моңа кадәр «Россия тәмнәре» фестиваленең Мәскәүдән «чыкканы» булмаган. Быел исә ул Казанда да уза.

– Әлеге проектның максаты – кече бизнеска игътибарны арттыру, җирле брендлар арасында көндәшлекне, алар җитештерә торган продукциягә карата кызыксынуны арттыру, – диде министр урынбасары. – Миңа калса, бу ике фестивальне бергә уздыру, чын мәгънәсендә, җәйнең иң «тәмле» вакыйгасы булачак.

Аның сүзләренә караганда, фестивальдә яңа пешкән ризыклар гына түгел, Кырымнан алып Якутиягә кадәр – Россиянең төрле почмакларыннан киләчәк 40 фермерның үзләре җитештергән продукциясе дә тәкъдим ителә.

– Әйтик, кайчан әле роза чәчәге таҗлары кушып ясалган сыр татып карар идегез? Аны менә Белгород өлкәсеннән алып киләчәкләр. Якутскидан киләчәк катнашучылар болан һәм поши итләреннән әзерләнгән төрле тәм-томнар белән сыйлаячак, – дип сөйләде Марсель Мәхмүтов.

Ул шулай ук мондый чараларның авыл хуҗалыгы тармагына йогынтысы турында да әйтте.

– Безнең үзебездә җитештерелә торган продукция күп. Ә кайбер җитештерүчеләргә Татарстаннан читкә чыгу шактый катлаулы. Мондый чаралар исә әнә шундыйлар өчен үз продукциясен тәкъдим итү, читкә чыгару юлларын эзләү мөмкинлеге бирә, – дип сөйләде министр урынбасары.

Ашап туйгач...

...җырлап-биисе килер. Оештыручылар бу ягын да кайгырткан. Ике көнне дә фестивальдә Казан артистлары һәм чакырылган кунаклар чыгыш ясаячак. Әйтик, Ирина Салтыкованың килүе көтелә. Татарча альтернатив музыка тәкъдим итүче Yummy Music лейблы артистлары да чыгыш ясаячак.

Билгеле булганча, 12 июльдә Казан футбол буенча Россия суперкубогын кабул итә. Бу уңайдан тәмле фестивальдә футболга бәйле мәйданчыклар да эшләячәк.

Шулай ук танылган шеф-поварлар Евгений Цыганов һәм Илья Русских мастер-класслар уздырыр дип тә көтелә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Татарстанда җәй Лето в Татарстане

Көн хәбәре