Тән терапевты Энҗе Гарифуллина: «Кешенең тән авыртулары аның рухи халәтенә бәйле»

Кайчак тәнебез безне күп нәрсәләр турында кисәтә. Ишетә һәм тыңлый белсәң, билгеле. Тәннең төрле өлкәләрендә күп кенә сорауларның, проблемаларның чишелеше «яшеренгән». Психологиядә моны өйрәнә торган зур бер бүлек тә бар. Тәнебез ниләр турында сөйли соң? Бил авырту белән җаваплылык хисе арасында нинди бәйләнеш бар?

Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә психолог, массажист, тән терапевты Энҗе Гарифуллина ярдәм итте.

– Энҗе, безне тәнебез ниләр турында кисәтә ала?

– Тәнебез безнең эмоциональ, рухи һәм физик халәтебез турында сөйли. Аны ишетә, аңлый һәм вакытында дөрес ярдәм күрсәтә белергә кирәк.

Кешенең тән авыртулары аның рухи халәтенә бәйле. Стресс, депрессия, әйтелми калган сүзләр, башка кешегә карата булган ачу, үпкә, гаепләү хисләре беркая да китеп югалмый – барысы да тәнебездә кала, аның төрле өлкәләрендә саклана.

– Бүген күпләр бил, умыртка баганасы авыртуыннан зарлана, массажистларга мөрәҗәгать итүчеләр бик күп. Бу шулай ук безнең рухи халәтебезгә бәйлеме?

– Кеше үз өстенә артыгы белән җаваплылык хисе алып, башкалардан ярдәм сорамыйча, барысын да үзе генә «тарта» икән, аның бил авыртулары килеп чыга. Шулай ук эчке конфликтлар, хроник стресс, даими борчулар, үз-үзеңә ышаныч булмау да бил, умыртка авыртуларына сәбәпче була ала.

– Тәнебезнең уң һәм сул ягы хатын-кыз һәм ир-атлар белән мөнәсәбәтләргә бәйле, диләр. Бу дөреслеккә туры киләме?

– Бу авыртуларның бер сәбәбе булып тора. Билгеле булганча, тәннең уң ягы кешенең «ир-ат ягы» буларак билгеле. Ягъни ул көч, куәт, кыюлык, намус-вөҗдан, эчке ныклык, ихтыяр көче, мөстәкыйльлек, рациональлек, мантыйк өчен җавап бирә. Бу өлкәдә проблемалары булган кешеләргә чишелешне, кагыйдә буларак, әтиләре белән булган мөнәсәбәттән эзләргә кирәк. Чөнки иң беренче чиратта әти-әни фигурасы төп рольне башкара.

Тәнебезнең сул ягы исә хатын-кыз өлешен чагылдыра. Ягъни ул матурлык, ягымлылык, нәзакәтлелек, тоемлау, сизгерлек ягы булып тора. Ул кешенең интуициясе, гармонияле үсеше, сәнгать, иҗат, музыкага бәйле булган өлеше өчен җавап бирә. Шушы ягы иҗат итә, карарлар кабул итә. Бу якны без бала чакта үстерәбез, ул әни йогынтысы астында формалаша.

– Тагын бер ышану – аяклар авыртса, син дөрес юлдан бармыйсың дигән сүз. Бу дөресме?

– Аяклардагы авырту кешенең матди хәле турында да сөйли ала. Үз көченә, иртәгесе көненә ышанычы, максатлары булмау аяк авыртуларының сәбәбе булып тора. Шулай ук тотрыксыз матди хәле дә мондый авыртулар китереп чыгарырга мөмкин. Моннан тыш, яңалыкка, тормыштагы кыенлыкларны башка алымнар кулланып чишәргә омтылмау, каядыр хәрәкәт итәргә теләмәү – аяклар авыртуның сәбәпчесе.

Сулыш күнегүләре нерв системасын җайга салырга һәм ял итәргә булыша. Шуларның берсе «4–7–8» дип атала. Тәртибе:

Эчтән генә дүрткә кадәр санап, борын белән тирән сулыш алыгыз. Җиде секундка сулышыгызны тоткарлап торыгыз. Шуннан соң сигезгә кадәр санап, авыз белән сулышыгызны чыгарыгыз. 4–6 мәртәбә кабатлагыз.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре