Республика театрлары арасында инде 15 нче тапкыр оештырыла торган «Тантана» театр премиясен тапшыру быел Г. Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт театрында узачак. Нигә нәкъ менә биредә? Бу әлеге төбәккә бәйле берничә юбилей датасына бәйле. Әтнә театрына дәүләт статусын бирүгә – 15 ел, бөек шагыйребез Г. Тукай да Казан артыннан һәм аның тууына – 140 ел. Татар театрының оешуына – 120 ел. Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин: «Без «Тантана» премиясен тапшыру чарасын бездә уздыруны сорап мәдәният министры Ирада Әюповага мөрәҗәгать иттек һәм министрлык каршы килмәде», – дип белдерде. «Тантана» бәйгесен оештыру һәм премияләрне тапшыруга әзерлек мәсьәләләре хакында бүген журналистларга сөйләделәр. Кызганыч, игълан ителгән спикерларның барысы да очрашуга килмәгән иде.
Мәдәният министрлыгы мәгълүматларына караганда, быел «Тантана» премиясенә республиканың 23 театрыннан 70 гариза кабул ителгән. Нәтиҗәдә 17 театр номинантлар исемлегенә керә. Җиңүчеләр 27 март көнне билгеле булачак. Театр әһелләре өчен бу – икеләтә бәйрәм – Халыкара театр көне дә.
«Казан» журналының баш мөхәррире Альбина Әпсәләмова премиягә лаекларны сайлап алу комиссиясендә инде 4 ел эшли. Ул җиңүчеләрне билгеләү бик җиңел булмавы һәм комиссия әгъзалары арасында еш кына бәхәсләр дә тууы хакында яшерми. «Без җиңүчеләрне номинацияләр буенча сайлап алабыз, аларны бер-берсе белән чагыштырабыз, режиссерларның, актерларның, композиторларның да ниндидер яңалыгын күрергә тырышабыз. Спектакльләрнең күбесен барып карыйбыз, видеоязмада каралган очраклар да бар», – дип сөйләде. Альбина Әпсәләмова театрлар арасында үсеш булганлыгын да әйтте. Түбән Кама шәһәрендәге яшь тамашачылар театрын һәм драма театрын мисал итеп китерде.
«Тантана» премиясенә 2025 елның 1 мартыннан 2026 елның 1 мартына кадәр куелган премьералар тәкъдим ителә. Артистлар «Иң яхшы ир-ат роле», «Иң яхшы хатын-кыз роле», «Курчак театрындагы иң яхшы актер», «Иң яхшы эпизодик роль» һ.б. номинацияләрдә бүләкләнә. «Музыкаль спектакльдә (опера, музыкаль спектакль, мюзикл) иң яхшы роль» номинациясендә номинантлар булмау журналистларда сораулар тудырды. «Бу номинациядә сайлап алу бик җиңел булмады. Аның критерийлары да бик төгәл билгеләнмәгән иде. Опера җырчысы белән драма театры җырчысын, икесе дә профессиональ булса да, чагыштырып булмый. Шуңа да әлеге номинациягә бер театр да сайланмады», – дип аңлатма бирде Альбина Әпсәләмова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез