Бүген Казанда 17 яшьлек үсмер, машина йөртүче таныклыгына ия булмаган килеш рульгә утырып, фаҗига китереп чыгарган. Ул машинасында тротуарга “очып” менгән дә бер хатын-кызны бәрдергән. Зыян күрүче шундук һәлак булган. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының шәһәр идарәсеннән хәбәр иткәннәр.
Авария Борисоглебское бистәсендәге Шоссе урамында килеп чыккан. Хатын-кызның гомерен өзгән үсмернең “права”сы булмаган.
“Йөртүче таныклыгына ия булмаган үсмер, машина руленә утырып, югары тизлектә тротуарга килеп менгән һәм хатын-кызның өстенә менгән. Шуннан соң машинасы шул тирәгә куелган автомобильләргә килеп бәрелгән”, – дип хәбәр ителә Эчке эшләр министрлыгының телеграм-каналында.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез