Газетага язылу

Танылган академик 2 гыйнварда эшкә чыгарга киңәш иткән

Россия Фәннәр академиясе академигы һәм Россия мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко гражданнарга яңа ел ялын озакка сузмаска һәм 2 гыйнварда ук эшкә керешергә киңәш иткән.

Аның сүзләрен «РИА Новости» китерә.

Эксперт фикеренчә, бәйрәмнәрнең идеаль сценарие түбәндәгечә: эш көнен 30 декабрьдә иртәрәк тәмамларга, Яңа елны каршы алырга, йокларга һәм бәйрәмнән соң икенче көнне эшкә чыгарга. Шулай ук академик россиялеләргә кышкы чорда чит илгә сәфәрләрдән тыелып торырга кушты.

Ул бәйрәмне өйдә билгеләп үтәргә киңәш итте, эссе илләргә сәяхәт итү куркыныч тудыруын мисалга китерде. «Әгәр дә сез кая да булса Таиландка китсәгез, ял итмәячәксез, ә авырып китәчәксез һәм ике ай тернәкләнәчәксез», – дигән Онищенко.

Рәсми Яңа ел каникуллары 12 көн дәвам итәчәк – 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре