Газетага язылу

Шартлагач, соң була

Кыш – организмыбыз өчен зур сынау чоры. Бит тиресе өчен бигрәк тә. Көчле салкыннар, ачы җилләр тәэсирендә бит тиресе кытыршылана, матурлыгын югалта. Шуңа күрә косметологлар кыш көне бит тиресенә аеруча игътибарлы булырга куша.

Шартлагач, соң була
ru.pinterest.com

1. Исегездә тотыгыз: кыш көне урамга чыгар алдыннан бит юу тыела! Бу бигрәк тә тән тиресе коры булган кешеләргә кагыла. Ник дигәндә, битне юып урамга чыккач, тире кубалаклана, ярыла. Кайберәүләрнең кыш көне салкыннан борыны кызаруга да эче поша. Монысы инде битнең кан белән тәэмин ителешенә бәйле. Кызыл борынга каршы сода эремәсеннән ясалган җылы компресс ясап кына көрәшеп була. Әлеге компресс борында ярты сәгать торырга тиеш. Аннары сыек май белән борынның очыннан кашларга таба массаж ясарга кирәк.

2. Кыш көне тирене туендыру өчен, составында үсемлек, зәйтүн мае, шулай ук яшелчә һәм жиләк-җимешләр булган битлекләр куллану да сорала. Бик көчле салкыннарда бит тиресен дуңгыз һәм каз майлары саклый. Бу очракта майны шакмаклап турарга һәм су «мунча»сында эретеп алырга, әзер массаны пыяла банкага агызып, урамга чыгар алдыннан юка гына итеп биткә сөртергә кирәк.

3. Суыктан күзләре яшьләнүчеләргә төнгә ромашкадан җылы примочкалар ясарга киңәш ителә. Күпмедер вакытка карандаш белән тушьтан баш тартып торсагыз да яхшы булыр. Урамда озак басып торганда бит тиресе өшергә, сизгерлеген югалтырга мөмкин. Шуңа күрә, өйгә кайткач, битегезнең өшегән өлешләренә җылы үсемлек мае сөртергә кирәк, ләкин аны беркайчан да биткә каты итеп ышкырга һәм җылыткыч (грелка) куеп торырга ярамый. Ник дигәндә, бу очракта сез зыян гына китерәчәксез: биттәге капиллярлар шартлаячак һәм сез чөгендер кебек кызарып чыгачаксыз, ә моны инде бетерү бик авыр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре