Майонезлы оливье салаты + майлы иттән ясалган кабымлыклар
Бавырга икеләтә авырга туры киләчәк. Өстәвенә бүлмә температурасында бик озак торган очракта майонез стафилококк дигән куркыныч бактерия чыганагына әверелә. Шуңа күрә бәйрәм табынындагы салатларны йогырт белән ясасаң хәерлерәк. Ул күпкә куркынычсызрак, артык майлы да түгел. Шул рәвешле ашказаны өчен дә күпкә файдалырак.
Салат + маринадланган гөмбә
Мондый ризыкларны бергә ашау аркасында ботулизм авыруы булырга мөмкин. Шуңа күрә өстәлгә маринадланган гөмбә куяр алдыннан иң элек аның тышкы кыяфәтенә карарга кирәк. Кабарган, күбекләнгән урыннары юкмы? Мондый гөмбәне кулдан алмавың да хәерле.
«Тун астындагы сельдь» салаты + шампан шәрабы
Балыктагы тоз һәм консервантлар шампан шәрабындагы куыкчыклар белән кушылгач, ашказанының лайлалы тышчасын ярсыта, сару кайнау, эч күбүгә китерә. Шуңа күрә әлеге салатны ашаганда газсыз су эчсәң, яхшырак.
«Наполеон» торты + исерткеч эчемлекләр
Мондый шикәр, май һәм хәмер катнашмасы ашказаны асты бизенә бәрә. Шуңа күрә мондый десертны бер сәгать алдан ашап куйсаң яхшырак.
Койка + чи яшелчәләр
Өстәлгә чи яшелчәләр куяр алдыннан, иң элек аларны яхшылап юыгыз, кайнар су белән пешекләгез. Юкса пычрак яшелчә койка белән кушылса, эчәк таякчыгы пәйда булырга мөмкин.
Белгеч фикере
Индира Гыймалтдинова, табиб-гастроэнтеролог:
– Бәйрәм табынында артык килограммнар җыймас өчен, ач карынга исерткеч эчемлек эчүдән сакланыгыз. Хәмер калориягә бай булуыннан тыш, аппетитны ача, организмнан су чыгуны тоткарлый. Исерткеч эчемлек кулланган кеше күпме ашаганын да белештерми. Ашыкмыйча ашау да артык авырлыктан саклый. Баш миендә туклык хисе тусын өчен, 20 минут вакыт кирәк. Шуңа күрә ризыкны яхшылап чәйнәп, ашыкмыйча гына ашагыз. Бәйрәм ялларында көнгә 4–5 тапкыр аз-азлап ашау хәерле. Бер ашау белән икенче ашау арасында өч сәгать аерма булсын. Табын янында җыелган калорияләрне чана, чаңгы, тимераякта шуып «яндырырга» тырышыгыз.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез