Газетага язылу

«Язмышыбызга битараф калмаганыгыз өчен рәхмәт!»: «ВТ» ярдәм иткәннәрнең хәлен белештек

Яңа елга кергәндә, узганына нәтиҗә ясыйбыз. Журналистлар газетага язмалар әзерләп кенә калмый, шул арада кешегә ярдәм итәргә тырыша. Кемгәдер булышырга кирәк, кемнеңдер хыялларын тормышка ашырасы килә, ә кемдер җылы сүз өмет итә. Үзебез ярдәм иткән дусларыбызны барладык.

«Язмышыбызга битараф калмаганыгыз өчен рәхмәт!»: «ВТ» ярдәм иткәннәрнең хәлен белештек
шәхси архивтан

Язма бәясе – 1 миллион

Күптән түгел «Зов Разума» хәйрия фонды журналистлар арасында бәйге игълан иткән иде. Газетабызда басылган ике язма жюри игътибарына лаек булды. Аның беренчесе – Яшел Үзән районының Норлат балалар йорты турында. Даими укучыларыбыз белә: монда эшләүче күп кенә хезмәткәрләр ятимнәрне өенә алып кайта. Араларында тәрбиягә 22 бала алган Рәйсә Миңнуллина да бар. Хәзер ул Норлат ятимнәр йортын җитәкли.

– Мин шушы балалар дип яшим. Көчемнән килсә, бөтенесен гаиләле итәр идем. Алган балаларым бик тәрбияле булып үсте. Әти, әни, дип кенә торалар. Үз гаиләләре булса да, һаман бергә без. 18 тулгач, синнән китәләр, дигән сүз дөрес түгел икән ул. Әгәр яратуыңны бирә алсаң, алар сиңа меңе белән җавап кайтара, – ди Рәйсә Миңнуллина. – Үз әнием ятимлектә үскән. Казанга килеп, бер белмәгән йортның ишеген шакый ул. Җиде балалы Зөһрә исемле хатын аны йортка кертә. Үзенеке итеп үстерә, кияүгә бирә. Шунда ул: «Мин дә берәр бала алып үстерер идем», – дип әйткән була. Әмма аны язмыш тагын сыный. Итәгендә биш бала белән тол кала. Әнинең ул сүзен мин үтәдем.

«ВТ»да язма чыккач, Рәйсә Миңнуллина җитәкли торган ятимнәр йортына җиһазлар алыр өчен 1 миллион сумлык сертификат тапшырдылар.

– Бер чит номердан, сезгә кунакка киләбез, дип шалтыраттылар. Без инде кунак каршы алырга ияләнеп беткән. Килегез, дидем. Озак та үтмәде, бер төркем кеше килеп керде. Хәйрия фондыннан икән. Эшчәнлегебез белән кызыксындылар, балалар белән сөйләштеләр. Ә аннары искергән җиһазларыбызны яңартырга кирәген дә күреп алдылар. Шулай итеп, гомердә дә хыялланмаган җирдән 1 миллион сумлык бүләккә ия булдык. Редакциягә дә, фондка да рәхмәтебез чиксез, – ди Рәйсә Миңнуллина.

«Зов Разума» хәйрия фонды рәисе Светлана Григоренко әйтүенчә, 8 ай эчендә алар төрле проектларны тормышка ашыруга 4 миллион сумнан артык акча тоткан.

– Фондка иганәчеләр ярдәм итә. Без бер изге эш белән бик күпләрне берләштерә алдык. Киләчәктә дә ятимнәрне, өлкәннәрне, мохтаҗларны сөендерергә насыйп булсын, – ди ул.

Серле кешедән – ноутбук

Ел башында телефонга ярдәм сораган хәбәр килеп төште. «Кинәт кенә ирем үлеп китте. Шуннан соң миндә шикәр авыруы кузгалды. 10 нчы сыйныфта укучы кызым бар. 12 квадрат метрлы бүлмәдә яшибез. Күршебездә эчкечеләр тора. Баламны калдырып, хастаханәгә кереп ятарга да куркам. Бераз дәвалансам, эшкә чыгып булыр иде. Әмма шулай да тик утырмыйм. Мунчала үреп сатам. Әллә ни күп акча булмаса да, ашарга җитә. Сез бик күп кешеләргә ярдәм итәсез. Шуңа күрә язарга булдым. Кызыма иске булса да ноутбук кирәк иде. БДИ тапшырасы бар бит», – диелгән анда.

Казанның Зур Урам урамында яшәүче Мәдинә апаны барып күрдек без. Язганнары дөрес. Буш бармадык – күчтәнәчләр илттек. Иганәче табылса, ярдәм итәргә тырышырбыз, дип кайткан идек. Изге күңелле кешене 10 ай эзләдек. Шөкер, ноябрь аена аяк басканда табылды ул. Бу юлы телефонга «Берәр баланы сөендерәсе иде» дигән хәбәр килеп төште. Күңелдәге хисләрне аңлатып булмый иде. Шундук Мәдинә апа үтенече искә төште. Менә бит, бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына!

 Исемен әйтергә, фотосын күрсәтергә теләмәгән кеше Мәдинә апаның адресын һәм телефон номерын сорап алып, игелек кылырга юл тотты. Озак та үтмәде, тагын телефон хәбәр салды.

– Шатлыктан кулларым калтырый. Безне оныткансыздыр, дип уйланган идек. Кызым бик сөенде. Әле без һаман ышана алмыйбыз. Бер белмәгән кешеләр шундый зур бүләк ясасын әле! Елый-елый рәхмәт укыйм. Баламны сөендергән өчен сезгә һәм изге күңелле кешегә атап догалар кылдым. Үз игелекләрегез меңе белән әйләнеп кайтсын, – дигән Мәдинә апа.

Яңа ел бүләге – театр

Казанның Борһан Шәһиди урамындагы приют белән дә элемтәбез өзелми. Анда яшәүчеләрнең язмышларын гына бәян итеп калмыйча, аларга да булдыра алганча ярдәм итәргә тырышабыз. Бу юлы алар үз теләкләрен җиткерде: 12 кешегә татар театрына билет булмасмы?

Аларның теләген ишетүгә, «ВТ» белән озак еллар дустанә хезмәттәшлек иткән  Тинчурин театрына мөрәҗәгать итәргә уйладык. Алар шундук риза булды. Тормышта төрле хәлләр аркасында авыр язмышка дучар булганнарны «Бәхет хакы» спектакленә чакырып сөендерде алар.

– Бу спектакль нәкъ безгә атап куелган кебек булды. Үзебезгә вакыт тапмыйбыз, каядыр чабабыз. Бездә яшәүчеләр дә бик ошатты. Рәхмәтләрен әйтеп бетерә алмыйлар, – ди приют хезмәткәре Салават.

Приюттагыларга бәйрәм кәефе өләшер өчен, тагын яннарына бардык. «ВТ»ның тугры дуслары аларга күчтәнәч алырга акча күчерде. Төшке аш вакытына туры китереп, бирегә килгән 80 нән артык кешене сөендердек.

– Безне сөендергән өчен, Аллаһы Тәгалә үзегезне көтмәгән җирдән куандырсын, – диде алар.

«Домофонлы булачакбыз!»

Зәйдә яшәүче 75 яшьлек Халидә Садыйковадан без бөтенләй башка эчтәлекле хат алдык: «Төзүчеләр урамында күпкатлы йортның 3 нче катында яшим. Бер еллап домофоныбыз эшләми. Кая гына бармадым, сезгә берәү дә ярдәм итә алмаячак, домофоныгыз искергән, диделәр. Күрше подъездларда эшли ул. Артык борчылмас та идем, еш кына ашыгыч ярдәм чакыртам. Алар керә алмыйча тора бит. Ә ярдәм минутында кирәк. Булыр эш кебек тоелмаса да, мөрәҗәгать итәргә булдым. Бәлки, җае табылыр?»

 Әлеге сорауны без Зәй районы хакимиятенә җиткердек. Андагылар, Халидә апаның адресын, элемтә өчен телефон номерларын сорап алды. Ә инде икенче көнне шатлыклы хәбәр дә килеп иреште.

– Сезгә шалтыраткач, боз кузгалды бит. Ничә еллар тилмереп торганбыз. Хакимияттән шалтыратып, безгә Яңа елдан соң «Акыллы домофон» куячакларын әйттеләр. Шулкадәр сөендем инде. Менә бит, газетаның көче нинди зур! Киләчәктә дә укучыларыгыз күп булсын. Безнең кебек гади кешеләрне сөендереп эшләгез, – ди Халидә апа.

«Мең рәхмәт!»

Күптән түгел газетабызда «Ана хакы» язмасы басылып чыкты. Анда Мамадышта яшәүче 46 яшьлек ирнең урын өстенә калган әнисен тәрбияләвен язган идек. Бер атна да узмады, Рөстәм Хәсәновтан хәбәр килеп төште.

– Безнең язмышыбызга битараф калмаганыгыз өчен рәхмәт! Сезнең ярдәм белән әкренләп акчалар килә башлады. Бер тиенен дә тотмыйм, бурычларымны түлим. Безне бер белмәгән, бер күрмәгән кешеләрнең булышканын күреп, күңел тула. Һәркемнең үз игелеге үзенә әйләнеп кайтсын, – дигән ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре