Авария 9 майда Чишмә бистәсенең Революция урамында була. Тикшерү версиясе буенча, төнлә Вадим исерек килеш "Toyota Camry" машинасына утырган. Ул югары тизлектә барган, интервалны сакламаган, һәм Диана хәрәкәт иткән "Honda Civic"ны узып киткәндә юлын кискән. Шул сәбәпле Диана идарәне югалткан һәм металл коймага бәрелгән.
Сәфәрова җәрәхәтләрдән урында ук вафат була.
Юл-транспорт һәлакәтеннән соң Вадим Л. качкан. Гаепләнүче гаебен өлешчә таныган. Аңа 5 елдан 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
- Җинаять эше Чишмә район судына карау өчен җибәрелгән, - дип хәбәр иттеләр күзәтчелек ведомствосында.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез