Видеоблогер, кулинар, музыкант, китаплар авторы Станислав Ханкишиев Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Марат Хөснуллинга үз китабын бүләк итте.
Станислав Ханкишиевнең әлеге китаплары үзбәк, әзәрбайҗан һәм башка милләтләрнең аш-суларына багышланган. Рөстәм Миңнеханов белән Марат Хөснуллинга «Плов» һәм «Казан» дигән китаплар бүләк ителде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин «International Property Market 2024» күргәзмәсен карады. Аннан ислам илләреннән килгән аш-су осталарының ярышына да кереп чыктылар. Станислав Ханкишиев белән очрашу да шунда узды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез