Латвия баскетболчысы, җырчы Анна Седокованың элекке ире Янис Тимма Мәскәү үзәгендә урнашкан йорт подъездында үз-үзенә кул салган.
“РИА Новости” хәбәр иткәнчә, суд әле узган атнада гына Седокованың спортчы белән аерылышуы турында дәгъва гаризасын канәгатьләндергән.
Җырчы Янис Тиммга 2020 елда кияүгә чыккан булган. Быел 16 октябрьдә судка никахны өзү турында гариза тапшырган.
32 яшьлек баскетболчы егет 2015-2021 елларда Санкт-Петербургның “Зенит” һәм “Химки” командаларында уйнаган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез