Истәлекле вакыйга! Чаллыда Воскресениекафедраль соборы нигезенә беренче таш салдылар. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл катнашты. Билгеле булганча, Патриарх дүшәмбе Казанда узган дини чараларда катнашты.
Республика җитәкчелеге былтыр оешкан Чаллы епархиясенә һәрьяклап ярдәм күрсәтә. Таш салу тантанасында билгеләп үтелгәнчә, әлеге чара – Чаллы гына түгел, бөтен республика өчен тарихи вакыйга. Мөселманнар һәм православие дине вәкилләре гасырлар буе янәшә яшәгән Татарстанда чиркәүләр һәм мәчетләр төзү бердәмлек һәм иминлек үрнәге булып тора. «Кафедраль собор нигезенә таш салуда бергәләп катнашуыбыз – бу вакыйганың Рус православие чиркәве өчен дә, күпмилләтле Татарстан өчен дә зур әһәмияткә ия булуын раслый», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе Патриарх Кириллга республиканың рухи тормышында катнашканы өчен рәхмәт тә әйтте.
Чаллыда дәрәҗәле кунак «КАМАЗ» ГАҖ Фәнни-техник үзәге полигонында да булды. Патриарх Кирилл рульгә үзе утырып йөк машинасын йөртеп тә карады. Бу хактагы видеоязманы Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үз телеграм-каналында урнаштырды. Биредә үк Патриарх Кирилл «КамАЗ»автомобильләре күргәзмәсен карады
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез