9 майда Казанда узачак Җиңү Парадында Бөек Ватан сугышы чорындагы тарихи автомашиналар катнашачак. Бүген «Авторетроклуб-21» төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзалары Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында узган гомуми җыелышта шундый карар кабул итте. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Авторетроклуб-21» президенты Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Фәрит Мөхәммәтшин җыелышны ачып, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгында авторотрохәрәкәтне популярлаштыруның актуальлегенә басым ясады. "Без әлеге бөек бәйрәмгә багышланган юбилей чараларында актив катнашырга тиеш, – дип ассызыклады парламент җитәкчесе. – Традицион күргәзмәләрдән һәм автоузышлардан тыш, үз районнарыбызда һәм шәһәрләребездә ветераннар һәм мәктәп укучылары белән очрашуларда катнашырга, сугыш еллары хәрәкәте һәм техникасы турында сөйләргә кирәк. Сугыш ветераннарының елдан-ел кими баруы сер түгел, безнең төп бурыч – аларны игътибар үзәгенә алу, мәсәлән, аларның йортлары яныннан узганда сәламләү, туктап аралашу".
«Авторетроклуб-21»нең узган сезондагы эш нәтиҗәләре турында клубның идарә рәисе Айдар Ибәтуллин сөйләде. “Татарстанның “Авторетроклуб-21" нең даны елдан - ел арта бара, безнең турыда бөтен илдә беләләр, – диде ул. – Төрле төбәкләрдән кешеләр безнең хәрәкәтнең үсеше белән кызыксына, тарихи техника катнашындагы чараларга рәхәтләнеп киләләр».
Идарә рәисе билгеләп үткәнчә, 2024 елда клуб әгъзалары элекке автомобильләр күргәзмәләрендә, автоузышларда, ретрофестивальләрдә һәм башка акцияләрдә катнашкан. Шул исәптән, Җиңү Парадында, Новочебоксарск, Тольятти, Йошкар-Ола һәм Самарада ретрофестивальләрдә, Урал ретромотоцикллар фестивалендә һәм, әлбәттә, Зөя калкулыкларында узган традицион Халыкара тарихи техника фестивалендә.
2025 елга планнар турында сөйләгәндә, Айдар Ибәтуллин билгеләп үткәнчә, чараларның күбесе Бөек Җиңү юбилеена багышланачак. Сезон апрель аенда Казан автотранспорт техникумы укучылары өчен борынгы машиналар күргәзмәсе белән ачыла. Клубның эш планында Татарстанда да, Россиянең башка төбәкләрендә дә берничә парад, автоузышлар һәм күргәзмәләр бар. Казанда 15-17 август көннәрендә Зөя калкулыкларында узачак XVIII Халыкара тарихи техника фестивале иң масштаблы чара булачак.
Идарә хисабын хуплау турында Карар кабул ителгәннән соң, җыелышта киләсе срокка клубның башкарма директорын сайлау мәсьәләсе каралды. Клуб президенты Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, Айдар Ибәтуллин вазыйфасыннан азат итү турында гариза биргән, үз урынына Рафаэль Давыдов кандидатурасын тәкъдим иткән. Клуб әгъзалары бертавыштан аны идарәнең башкарма директоры итеп сайладылар.
Бүген "Авторетроклуб-21" белән Татарстанда "Бердәм Россия"нең иҗтимагый ярдәм штабы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка штаб җитәкчесе Камил Садриев һәм клубның идарә рәисе Рафаэль Давыдов үз имзаларын куйдылар.
Җыелыш азагында Фәрит Мөхәммәтшин авторетрохәрәкәт активистларына «Авторетроклуб-21» нең Рәхмәт хатларын тапшырды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез