Тарихта калыр...мы? «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә – татар фильмнары

«Алтын мөнбәр» кинофестивале башланган елларда татар зыялылары арасында: «Без елга бер булса да конкурска кертерлек фильм төшерергә тиеш», – диючеләр бар иде. 20 ел дәвамында Татарстан киносы, ялгышып булса да, алга барды, яңа фильмнар төшерелде, яңа исемнәр барлыкка килде.

Быелгы фестиваль Татарстан киносы тарихында аерым урын алып торачак: 22 илдән сайлап алынган 54 фильмның 14 е – республикада җитештерелгән һәм Татарстан турындагы кинокартиналар. Жюрига алар «Милли конкурс» номинациясендә тәкъдим ителделәр. Араларында  «Кеше китә – җыры кала» (реж. – А. Далматов), «Әниләр һәм бәбиләр» (реж. – И. Хафизов, Ю. Захарова) фильмнары,  «Туган батыр» (реж. – Н. Нилова) , «Болгар риваятьләре» (реж. – С. Киатров) анимацион фильмнары,  «Хәтердә» (реж. – Ә. Аббясов), «Урыннар» (реж. – О. Кондрашов), «Мансур Җәләлетдин. Беренчеләрдән» (реж. – А. Далматов) документаль фильмнары һ.б. бар.  «Кырык дүртнең май аенда» (реж. – А. Далматов) фильмы «Россия – Ислам дөньясы» номинациясенә кертелгән. Ул шулай ук фестивальнең ачылыш фильмы буларак та күрсәтелде.

«Кырык дүртнең май аенда»

Кемдер фестивальгә бер хезмәте белән  генә булса да эләгү турында хыялланса, ВГИКның югары курсларын тәмамлаган кинорежиссер Александр Далматов ике нәфис һәм бер документаль фильм белән катнаша. Ул үзе моны «бәхет елмаюы» дип түгел, ә хезмәт нәтиҗәсе һәм Аллаһның бер ярдәме дип атый. Конкурска узган өч хезмәте өчен борчылса да, иң дулкынландырганы – Нурихан Фәттах әсәре буенча төшерелгән «Кырык дүртнең май аенда»гысы. Бу – Александр Далматовның беренче тулы метражлы нәфис фильмы. «Ул зур авырлыклар, эзләнүләр белән эшләнде, шуңа күрә бик кадерле дә. Премьерасы да финансларга бәйле рәвештә бер елга соңга калды», – ди режиссер.

Фильмда авылның уңган, булган кызы, колхозның тырыш хезмәтчәне Хәмдия язмышы сурәтләнә. Әлеге рольне Татарстанның атказанган артисты Резедә Сәлахова башкара. Сугыш аның бар хыялларын чәлпәрәмә китерә. Фронттан кайткан авылдашы алдаган йөкле кыз урман кисәргә китә, баласы тугач, сабые хакына туган авылына качып кайта. Фильмның ахыры да бик аяныч бетә. Залда утырган тамашачы аны авыр сулап, күзләре яшьләнеп карады. Алар арасында Нурихан Фәттахның тормыш иптәше Руфина ханым да бар иде. Ул кино төшерүчеләргә зур рәхмәтен белдереп: «Нурихан Фәттах исән булса, канәгать калыр иде», – диде.

Александр Далматов режиссер буларак детальләргә зур урын бирә. Вакыйгалар бара торган чордагы татар кешесенең тормыш-көнкүреше, киемнәре, аларның үз-үзен тотышы сюжетка кереп китәргә, экрандагы вакыйгаларны кабул итәргә булыша.

Фильмны карарга кинорежиссер, Татарстан Кинематографистлары берлеге рәисе Илдар Ягъфәров та килгән иде. Ул Татарстан киносының һәвәскәрлектән узып, инде  әкренләп системалаша баруын, үз принциплары барлыкка килүен билгеләп үтте, үзләре артыннан өметле алмаш килүенә сөенүен дә белдерде. «Безгә хәзер ике юнәлештә эшләргә кирәк. Беренчесе – чын татар сериалларын чыгарырга. Икенчесе – Россия прокаты өчен татар фильмнарын русча төшерергә. Чөнки бездә татар киносын үзебезнең телдә генә аңлый торган зур күләмдәге тамашачы юк. Үзбәкстан, Грузия фильмнары да заманында  үз киноиндустриясен шулай үстерде бит. Моның бернинди дә куркынычы юк», – дип саный кинорежиссер.

Драматург Мансур Гыйләҗев «Кырык дүртнең май аенда» фильмын фестивальнең иң яхшы фильмнарының берсе дип бәяләде. «Үз ролен бик оста башкарган хатын-кыз артистлар бар, алар жюри игътибарыннан читтә калмас дип өметләнәм», – диде ул. Чыннан да, актерлар составы бик оста сайланган. Хәмдиянең әнисе ролен башкарган Татарстанның халык артисты Зөлфирә Зарипованың уенын да, шулай ук иң нәни артист, легендар җырчыбыз Искәндәр Биктаһировның оныгы Хәсәннең дебютын да тамашачы җылы кабул итте.

«Әниләр һәм бәбиләр»

Туфан ага Миңнуллин пьесасы буенча куелган спектакльне заманында театр сөючеләр кабат-кабат барып карады. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Нәҗибә Ихсанова тудырган Гөлфинә образын бүген дә сагынып искә алалар. Нәкъ менә шушы әсәр буенча режиссерлар Ирек Хафизов һәм Юлия Захарова фильм төшергән. «Милли конкурс» номинациясендә аның премьерасын карарга күпләр «Нәрсә килеп чыкты икән?» дигән сорау белән килгәндер. Ирек Хафизов үзе дә фильм төшерү тәкъдимен бик икеләнеп кабул итүен яшермәде.  «Мондый матур әсәрләребезне кино форматында чыгарып, без аларны дөнья буйлап сибелеп яшәүче татарларыбызга да җиткерәбез, классик әсәрләребезне дә саклыйбыз», – диде ул.

Гөлфинә ролен Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова башкара. Ул уникенче баласын табу өчен шәһәр хастаханәсенә килгән ана ролен үзенә генә хас булган таланты аша тудырып, тамашачыны фильмдагы Гөлфинәгә, авылда яшәүче ханымнарга гашыйк иттерде. Халык күз яшьләрен сөртә-сөртә «Әниләр һәм бәбиләр»не бернинди чагыштыруларсыз онытылып карады. Залда утны яндырганда хатын-кызлар гына түгел, ирләр арасында да күз яшьләрен сөртеп куючылар булды.

Премьераны Туфан ага Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина да карады. Ул «Сезгә ошадымы?» дигән сорауга: «Елаттыгыз, димәк, ошады», – дип җавап кайтарды. Фильмны төшерүчеләр әсәрнең төп идеясен һәм асылын ничек бар, шулай саклап калырга тырышкан. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рамил Төхфәтуллин: «Бу фильмны төшереп, Туфан абыйның тагын бер кат даһи икәнлеген исбатладылар», – диде. Кино төшерү ысулларын куллануга карата кайбер фикерләре булса да, ул «Әниләр һәм бәбиләр» фильмының уңышлы килеп чыгуын әйтте һәм премьераны «Вакыйга» дип атады.

Үзебезнең балаларга – үзебезнең геройлар                   

Балалар арасында татарның үз геройларын булдырырга, күбрәк милли мультфильмнар ясарга кирәк дигән фикерләр еш яңгырый. Инде бу юнәлештә дә күзгә күренерлек эшләр бар. «Туган батыр» анимацион фильмының 12 яшьлек  түбәтәйле герое нәкъ менә шул максатны тормышка ашырырга тиеш. Тик ул чит ил мультфильмнарындагы геройларны үз итеп өлгергән татар баласының күңелендә урын табармы? Монысы әлегә сорау булып кала.

«Туган батыр» «Алтын Мөнбәр»дә дә тәкъдим ителде. Ул язучы Зөлфәт Хәким әсәре буенча эшләнгән, берничә сериядән тора. Режиссеры – Наталья Нилова. Мультфильмның фестивальдә катнашуы аның федераль прокатка чыккан көннәренә туры килде.

«Болгар риваятьләре» анимацион фильмы шулай ук конкурска кертелде. Режиссеры – Сергей Киатров. Монда инде төп герой Тимер исемле замана баласы. Ул да явызлык белән көрәшә. Тамашачыны Болгар чорына да сәяхәт иттерә, хәзерге чынбарлыкка да алып кайта. Бу – 15 ел дәвамында балалар өчен милли мультфильмнар төшерү белән шөгыльләнүче «Татармультфильм» проекты.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре