«Тәртип» радиосы «Кабатланмас моңнар» концертын тәкъдим итте

3 ноябрьдә Казанда “Тәртип” радосының “Кабатланмас моңнар” концерты узды.

«Тәртип» радиосы «Кабатланмас моңнар» концертын тәкъдим итте

Шул исем астында инде дүртенче концерт оештырыла. “Чулпан” мәдәни үзәгендә халкыбызның онытылмас җырларын сагынган тамашачы җыелган иде.

Шунысы сөендерә, арада яшьләр дә шактый. Концертны “Тәртип” радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева һәм Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов алып барды. Программа бик үзенчлекле төзелгән. Тамашачы өлкән буын җырчылары белән дә, хәзерге татар эстрадасында сәхнә тоткан артистлар белән дә очрашты.

Үзешчәннәргә дә урын бирелгән иде, балалар да чыгыш ясады. Чара Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан фольклор музыкасы ансамбле чыгышы белән ачылды. Ә Татарстанның халык  артисты Фердинанд Сәлахов башкаруындагы “Уел” җыры татар халкының бай мираслы сәнгате барлыгын тагын бер кат күңелгә сеңдереп куйды.

Һәрвакыттагыча “Тәртип” радиосы үз кыйбласына тугры калып, үткән белән киләчәк арасында күпер салучы буларак, концертны күңел ачу чарасы итеп кенә түгел, ә тәрбияви алым итеп тә тәкъдим итте. Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗановның моңлы тавышын халык сагынган. Яратып, алкышларга күмделәр. Филология фәннәре докторы Фуат Галимуллинның бәрхет тавышын да залдагылар тын да алмый тыңлады. Ул тамашачыга М. Җәлил, Ф. Кәрим шигырьләрен сөйләде. 


Концертта Габдулла Рәхимкуловның, Ринат Ибраһимовның тавышын да пластинакалар аша тыңлау мөмкинлеге булды. Алар башкарган җырларны бүгенге көн җырчылары дәвам итте. Концертның махсус кунагы – Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин иде. Һәрвакыт үз концертлары белән генә чыгыш ясаучы җырчы “Тәртип” радиосына килеп җырлады да, әниләргә багышланган шигырь дә  сөйләде. “Тәртип” радиосының эшчәнлеген ул хөрмәт итүе хакында белдерде һәм концертка килеп җырлавы аның чын күңелдән әйтелгән сүзләренең дәлиле булды.

Тамашачы шулай ук Илназ Минвәлиев, Альберт Вәлиуллин, Гөлшат Имамиева, Рөстәм Насыйбуллин, “Риваять” этно-төркеме һ.б. артистларның чыгышын да җылы кабул итте. Чират балаларга да җитте. Мөгаллимнәре, танылган гармунчы Илнур Ганиев җитәкчелегендә алар уен коралларында халкыбыз көйләрен башкарды. Бу сабыйлар әлегә халкыбызның күренекле шәхесләре белән бер сәхнәдә басып торуларын аңламасалар да, еллар узгач араларында мирасыбызны дәвам итүчеләре булыр. Бүгенге чыгышларын да искә алып сөйләрләр. 
                      

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре