Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның «Ныгытма көрәшә» («Сражается крепость») китабы төзәтмәләр һәм өстәмәләр белән өченче тапкыр дөнья күрде. Ул бу документаль повестьта үз башыннан кичергәннәрне бәян итә. Көнчыгыш фортны һәм крепостьның башка участокларында оборона тотучыларның батырлыгы турында сөйли.
Ул хаклы була
Милләттәшебез, керәшен егете Петр Гаврилов – Питрәч районы Әлбәдән авылыннан. Ул, 1939 елда Фрунзе исемендәге хәрби училищены тәмамлап, фин сугышында катнаша. 1941 дә Брест крепостена билгеләнә һәм хезмәт урынына хатыны, улы белән килә. Гаврилов бу борчулы көннәрдә үзенең фикерен ачыктан-ачык әйтүче бердәнбер кеше була. Сугышның теләсә кайсы мизгелдә башлану ихтималын, моңа әзер булырга кирәклеген берничә тапкыр кабатлый. Ахыр чиктә аны фетнә оештыруда гаеплиләр. Бу «җайсыз» командирның эшен карарга дип, 27 июнь көненә утырыш билгеләнә. Ә 22 сендә иртәнге 4 сәгать 15 минутта немецлар крепостька көчле артиллерия уты ачалар.
Мондый хәлне берәү дә көтми, гарнизон бермәлгә каушап кала. Бу катлаулы вазгыятьтә Гаврилов командалык итүне үз кулына ала. Беренче чиратта бар көчен кинәт кенә куркуга төшкән, паникага бирелгән кешеләрне тынычландыруга юнәлтә. Теләгенә ирешә. Гарнизон дошманның беренче һөҗүмнәрен кире кайтара. Мондый каршылык инде ярты Европаны яулап алган немецлар өчен көтелмәгән хәл була. Алар, суүткәргечне җимереп, крепостьны сусыз, элемтәсез калдыралар. Крепостьтагы халык «таш капчык»ка бикләнә. Тәҗрибәле командирлар хатын-кызларны, балаларны, солдатларны чыгару юлын эзлиләр.
Диварлар да елый
Крепостьны ялкын камап ала. Стеналар соңгы чиккә кадәр кыза. Чөнки крепостьны төзегәндә кулланылган кирпечләргә, нык булсын өчен, кургаш кушылган була. Бертуктаусыз яуган дошман утыннан алар эри башлый һәм күз яшьләре аккан кебек хис калдыра. Ташлар немецлар басымына түзә алмаса да, кешеләр крепостьта оборона тотуны дәвам иттерәләр. Дошманнарга каршы торуның соңгы урыны Петр Гаврилов җитәкләгән Көнчыгыш форт була. 30 июнь көнне анда «Сатана» дип аталган ике тонна диярлек авырлыктагы авиабомба ташлыйлар. Бу шартлаудан җир ыңгыраша, корал саклана торган склад күккә оча. Фортны саклаучылар саңгыраулана, контузия алалар. Немец гаскәрләре форт территориясенә бәреп керә. Бу тарих битләрендә Брест крепостенда каршылык күрсәтүнең соңгы көне дип санала. Әмма Гаврилов һәм аның берничә сугышчысы бер ай диярлек көрәшә әле. Ахыр чиктә ул берүзе кала. Ачлыктан һәм контузиядән аңын югалткач кына, 1941 елның 23 июлендә әсирлеккә эләгә.
Ялгызы гына крепостьны саклаган кешене күрергә дип, Гаврилов янына хәтта немец генералы килә. Совет офицерының батырлыгына хөрмәт йөзеннән, аны госпитальгә җибәрергә куша. Архив документларыннан күренгәнчә, ул бик авыр хәлдә, авырлыгы 40 килога калган була. Аңына килгәч, үз фамилиясен яшерүне кирәк дип таба, лейтенант Галкин булып йөри башлый.
«Халык дошманы»
Петр Гавриловны 1945 нең маенда совет гаскәрләре азат итә. Әсирлектә булган һәр кеше кебек үк, аны НКВД бик җентекләп тикшерә. Ерак Көнчыгышка фильтрация лагерена җибәрәләр. Тикшерү эшләре 1946 елның июнь аена кадәр дәвам итә. Әсирлеккә үзе теләп бирелгән, нацистлар белән хезмәттәшлек иткән дигән гаепләүләрнең берсе дә расланмый. Әмма әсирлектә булган өчен Гавриловны партиядән чыгаралар. Төп сәбәбе – «партбилетны югалту». Шулай ук барлык хәрби исемнәреннән мәхрүм итәләр.
Фильтрация лагереннан котылгач, ул туган авылына кайта. Әмма Әлбәдәндә дә, Питрәчтә дә эш таба алмый, чөнки, әсирлектә булу сәбәпле, аны сатлыкҗан, «халык дошманы» дип кабул итәләр. Шулай итеп, ул сугышка кадәр бергә хезмәт иткән дуслары янына Краснодарга китеп бара. Аны приборлар төзү заводына экспедитор итеп урнаштыралар, ул анда гади эшче булып та эшли. Йорт төзи. Гаилә кора. Күп еллардан соң, эвакуацияләнгәндә бомба астына эләгеп, бик авыр хәлдә инвалид булып калган беренче хатынының исән икәнлеген ишетә. Аны тәрбияләп, соңгы юлга озата.
Герой
Петр Гавриловка сугыш бетеп, 13 ел үткәч кенә, Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бу хәл болай була. 1957 елда Сергей Смирновның «Брест крепосте» дигән китабы дөнья күрә. Ул анда, бик эзләнеп, крепостьта кан койган сугышчылар турында яза. Шулай итеп, якташыбызның чын батырлыгы дөньяга билгеле була. Бу вакыйга Петр Гавриловның язмышына бик зур йогынты ясый. Аны яңадан партия сафына алалар. 1958 елны СССР Югары Советына депутат итеп сайлана.
Герой Краснодарда яши, әмма Татарстанга еш кайта. Ул якташларына үпкә сакламый. Рәхәтләнеп ветераннар белән аралаша. Мәктәпләрдә чыгыш ясый.
Петр Гаврилов 1979 елның 26 гыйнварында Краснодарда вафат була. Ул, үзен Брест крепостенда җирләүләрен үтенеп, васыять әйтеп калдыра.
Моннан берничә ел элек Татарстан делегациясе Белоруссиягә баргач, Питрәч районы егете Миңнур Шәмсетдинов якташының каберенә туган авылы Әлбәдәннән алып килгән бер уч туфрак салды. Герой күмелгән урыннан да туган җиренә туфрак алып кайтты.
– Авылда митинг оештырып, туфракны Белоруссия җирендә һәлак булган авылдашларымның балалары, оныклары, туганнары катнашында аларның әниләре, хатыннары күмелгән каберләргә салдык. Ничә еллар үтсә дә, якыннарының ничек һәлак булуы, алар җирләнгән урыннар турында белү бик мөһим булып чыкты, – дип уй-хисләре белән уртаклаша Миңнур.
Туган җирендә якташларын онытмыйлар. Питрәч районында быел да 21–22 июнь көннәрендә җиденче тапкыр Бөтенроссия «Әлбәдән» хәрби реконструкция фестивале узачак.
Петр Гавриловның «Крепость көрәшә» китабыннан өзек
Утыз өченче көн – 23 нче июль
«Кинәт мин үземнең капонир идәнендә аунаганымны аңлап алам.
...Инде таң беленгән. Күрәсең, мин бик каты ыңгырашканмын, фашистлар уратып алган. Аларның эт өргән кебек тавышлары белән ашказанымны кискән авырту кабат аңыма кайтара. Болар автоматлардан ут ача, мин пуляларның өстемнән очуын карап ятам. Менә капонирга бәреп керәләр. Аларга трофей пистолеттан обойманы салып атам. Ярым караңгыда ыңгырашкан авазларын ишетәм.
– Рус, сдавайс!.. – дип кычкыра болар миңа.
Тын да алмыйча, якынлашуларын көтәм. Инде маскировканың мәгънәсе калмый – ачыктан-ачык көрәшкә ыргылам.
Граната ыргыталар. Ул минем яныма ук төшеп зырылдап әйләнә дә... шартламый. Шунда уйлап куям: әнкәй дөрес әйткән, ахры, чынлап та, маңгаемнан фәрештә үбеп төшергән мине җиргә... Ә бәлки, бу гранатаны фашистларны безнең кебек үк күралмаган кешеләр ясагандыр?
Ике арада аяусыз көрәш башлана. Минем каршыдагы диварга ут яудыралар гына... Мин дә кимен куймыйм. Шулчак нәрсәдер шартлый – снарядмы, гранатамы? Мине кайнар дулкын күтәреп ата. Уң кулымда, аягымда һәм ян-ягымда үзәк өзгеч авырту пәйда була. Тормакчы булам, барып чыкмый.
Тагын бар көчләренә атарга керештеләр. Сул кулыма алып, соңгы гранатамны томырам тегеләргә. Үзем егылам. Акылым сулкылдый: «Соңгы патронга кадәр бирешмә, майор Гаврилов. Әле алар өчәү калды синең... Патроннарың...»
Тагын шартлау. Күзләремә канлы ялкын бәрелә дә дөнья карңгылыкка күмелә...
Яралы, контузияле һәм аңымны җуйган хәлдә мине фашистлар әсир итеп алган. Анысын үзем хәтерләмим...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез