Адәм балалары социаль челтәрләрдә бер-берсен кимсетә. Кыскасы, якыннарына һәм танышларына яшәү мөмкинлеге бирмәс өчен бар көчләренә тырышалар. Җәмгыятьнең рухи кризисы икътисад кризисы белән үрелеп бара. Сәламәтлек саклау системасына да зыян салына, чөнки инфаркт һәм инсульт очраклары арта, үзара киеренке мөнәсәбәтләр хәтта онкология булып кайтаваз бирә. Мәсьәлә шулкадәр катлаулана: күп кенә илләрдә буллинг (даими рәвештә мыскыл итү) һәм кибербуллинга каршы кануннар кабул итәләр. Дәүләт Думасында буллинг һәм кибербуллинг өчен административ җаваплылык кертү турында закон проекты бар, мәсәлән.Бу мөшкеллектән чыгуның бик куәтле рецепты бар. Ул шундый рецепт: аны куллану адәм баласын берьюлы берничә кризистан чыгара: рухи яктан отасың, матди хәлең җайлана, кылган догаларың кабул була, ягъни теләгәнеңә ирешәсең. Якыннарың белән мөнәсәбәтләр яхшыра. Әхлакый атмосфераның сафлануы – үзе үк уңыш бит инде ул. Яшәешнең шундый отышлы кагыйдәсен Галәмнәрнең Хуҗасы үзе тәкъдим итә. Аллаһы Тәгалә кыерсытылган кешегә ике төрле юл күрсәтә. Беренчесе, үзеңә зыян салучыга ул салган кадәр зыян саласың, бу рөхсәт ителә. Әмма отышлырак икенче юл бар: таш белән атучыга аш белән атасың, ягъни ул сиңа зыян сала, син аны йөрәгең белән кичерәсең һәм яхшылык белән җавап кайтарасың. Коръәннең «Фүссиләт» (Аңлатылды) сүрәсенең 34–35 нче аятьләрендә ача Раббыбыз бу серне. «Яхшылык һәм явызлык бертигез булмаслар. Әгәр берәү сиңа явызлык кылса, син аңа җавап итеп яхшылык кыл (аның начар мөнәсәбәтенә изгелек белән җавап бир), шул чакта синең белән дошманлыкта булучы сиңа якын дуска әйләнер. Бу эшне һәркем эшли алмас, бары тик көчле иманлы сабыр мөэминнәр генә эшли алыр. Явызлыкка каршы игелек итү һәрбер кешегә бирелмәс, бөек бәхет ияләренә генә бирелер». Русча тәфсирдә Коръәндәге «зу хаттыйн газыйм» сүзләрен «обладатели великой доли» дип бирәләр. Бу тактиканы куллану өчен үзеңне нык камилләштерергә һәм күнектерергә кирәк, чөнки ул югарылыкка бик сирәк кешеләр генә ирешә. Ирешәсең икән, сиңа бу тормышта зур уңыш елмая, мәңгелек тормышта җәннәт иясе буласың. Бу – Аллаһның вәгъдәсе. Аллаһ 55 нче сүрәнең 60 нчы аятендә яхшылыкка бары тик яхшылык белән генә җавап кайтарырга вәгъдә бирә. Үз вәгъдәсен төгәл үтәүче Зат гарантияли уңышны. Сиңа зыян салучы әле озак вакытлар дошманлыгын туктатмаска ихтимал, әмма Аллаһтан сиңа яхшы әҗер котылгысыз.
Бу серне мөселман булмаганнар да белә, чөнки, күрәсең, андый кагыйдә Мусага һәм Гайсәгә иңдерелгән китапларда да булгандыр. Лондон университеты профессоры Типпинг Колин, мәсәлән, «Радикаль кичерү: тормышыңда могҗиза өчен урын булдыр» дигән китап яза һәм үзеңә зыян салучыларны гафу итү могҗизага тиң уңышка китерә дип раслый. Римма Хоум дигән автор «Тормышның барлык өлкәләрендә дә уңышка ирешүнең өч серле ачкычы» дигән хезмәтендә дә шул ук фикерне куәтли. Джо Виталеда да китерелә ул фикер. Һәм бик күп башка авторларда да. Исламны сәхабәләрдән өйрәнгән атаклы мөселман галиме Суфиян әс-Саури: «Гафу итүче бул һәм бар теләгеңә ирешерсең», – ди. Әйләнә-тирәдәгеләрегезгә үпкә саклаудан туктап, игелек эшләүгә күчегез һәм даими күнегүләрдән соң бу кагыйдәнең бәрәкәтен татырсыз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез