Дәүләт Советында Казан дәүләт медицина университеты белән Ташкент медицина академиясенең уртак уку программасы буенча белем алган егет һәм кызларга дипломнар тапшырдылар. Беренче карлыгачларның саны – 26. Булачак табибларны алда ни көтә?
Әлеге яшьләр «дәвалау эше» белгечлеге буенча алты ел укыган. Һәр вуз базасында өчәр ел белем алган алар. Аларга югары белем турында Казан дәүләт медицина университеты һәм Ташкент медицина академиясе дипломнары тапшырдылар. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов, Ташкент дәүләт медицина академиясенең дәвалау эше буенча проректоры Маръиф Кәримов, Үзбәкстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Нодиржон Касыймов катнашты.
– Безнең өчен кирәкле һәм кыйммәтле очрашу. Тарихи вакыйга. Беренче тапкыр Дәүләт Советында мондый форматта үтә ул. Биредә Үзбәкстан, Татарстан медицина оешмалары катнаша. Алар бик зур эш башкарды, – диде Фәрит Мөхәммәтшин тантаналы чарада. – Һәр заманда да табиб һөнәре мактаулы, әмма шул ук вакытта гади булмаган. Сезгә Казан ошагандыр дип өметләнәм. Сез дә безгә ошадыгыз. Ректор Алексей Созинов, бик тырышып укыдылар, диде. Казан дәүләт медицина университеты ил вузлары арасында алдынгылардан санала. Халыкара дәрәҗәсе бар.
Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, Үзбәкстан белән Татарстанны элеккеге тарихи, мәдәни, икътисадый элемтәләр бәйли. Бездә 40 меңгә якын үзбәк яши. Үзбәкстанда да безнекеләр бар. Аларның саны 320 меңнән артык.
Булачак белгечләр ант биргәннән соң Фәрит Мөхәммәтшин үз гаиләсендә табиблар булуы белән горурлануын әйтте. «Кызым, киявем табиб. Оныгым да шул юлны сайлады. Ул Мәскәү медицина университетында укый. Кече оныгым Халисә генә барырга теләмәде. «Юк, бабай, мин инженер-икътисадчы булам», – диде. Югары икътисад мәктәбенә укырга керде. Бар фәнне дә инглизчә укыйлар. Табиблар алар – аерым катлау. Без аларны кулда күтәреп йөртергә тиеш. Сез бүген ант бирдегез. Ә без сезгә барлык эшләрдә дә ярдәм итәрбез», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов булачак белгечләрнең әлеге диплом белән законлы рәвештә Үзбәкстанда да, Россиядә эшли алуын әйтте.
– Сезгә икеләтә мөмкинлек бирелә. Әмма көндәшлек санда түгел – сыйфатта, профессиональ яктан әзерлектә. Ике университет укытучылары да үз эшләрен намуслы башкарды. Сез алга таба укуыгызны бездә магистратура, ординатура, аспирантурада дәвам иттерә аласыз. Сез һәрвакыт безнеке булып калачаксыз, – диде Алексей Созинов.
 Эльёр Миразимов – Ташкент шәһәреннән. Бу уртак программа турында алты ел элек ишеткән. Аның әйтүенчә, медицина белән кызыксынучыларның барысына да таныш ул.
Эльёр Миразимов – Ташкент шәһәреннән. Бу уртак программа турында алты ел элек ишеткән. Аның әйтүенчә, медицина белән кызыксынучыларның барысына да таныш ул.
– Беренче чиратта киләчәгем турында уйладым. Икеләтә диплом алып, ике илнең медицинасын чагыштырасым килде. Казанга килүемә бер дә үкенмим. Татарстанда да, Үзбәкстанда да бик күп табиблар белән таныштым. Башта өч ел үзебездә укыдым. Анда төп белемнәрне өйрәндек. Аннан укуны өч ел Казанда дәвам иттердек. Клиник фәннәр, практика... Дүртенче курстан, имтихан тапшырып, травмпунктта медбрат булып эшли башладым. Шушы белгечлек буенча Үзбәкстанга кайтып эшләргә җыенам. Казанга төрле курсларга килү теләгем бар. Татарстанда өйрәнер нәрсәләр күп. Ике арада укыту аермасы бар, әмма ул зур түгел, – диде Эльёр.
 Бону Умарова да нәкъ шушы юлны үткән. Ул укуын Казанда ординатурада дәвам иттермәкче. Ул да 4 курстан 7 нче хастаханәдә шәфкать туташы булып эшләгән.
Бону Умарова да нәкъ шушы юлны үткән. Ул укуын Казанда ординатурада дәвам иттермәкче. Ул да 4 курстан 7 нче хастаханәдә шәфкать туташы булып эшләгән.
– Казанда белем бирү дәрәҗәсе күпкә яхшы, халыкара тәҗрибә бар, – дип бәяләде ул башкалада алган белемен.
Сан
Әлеге программа 2019 елның сентябреннән тормышка ашырыла. 8 студент – Казан дәүләт медицина университеты, 32 се Ташкент медицина академиясе базасында укый башлаган. Хәзерге вакытта Казан медицина университетында 45 студент белем ала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез