Үзбәкстанның Uzautotrans Service компаниясе 6 августтан автобус пассажирлары өчен яңа юнәлеш ача. Хәзер Ташкенттан Казанга һәм, киресенчә, Казаннан Ташкентка уңайлы автобуска утырып җилдерергә мөмкин булачак. Бу хакта «KazanFirst» uz.sputniknews.ru мәгълүматларына таянып яза.
Рейслар атнасына ике тапкыр – дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә булачак. Үзбәкстан башкаласыннан тәүге автобус 6 октябрьдә кичке биштә «Ташкент» автовокзалыннан кузгала. Билет бәясе Үзбәкстан акчасы белән 700 мең сом (60 доллар чамасы) тора.
Ә инде Казаннан тәүге рейс 9 октябрьгә билгеләнгән. Автобус «Казан» үзәк автовокзалыннан җирле вакыт белән 17.00 сәгатьтә китәчәк. Россия пассажирлары өчен билет бәясе – 5 мең сум.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез