Күптән түгел «Туган Батыр» анимацион фильмы федераль прокатка чыкты. Хәзер аны кинотеатрларда карарга мөмкин. Премьераны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та карады һәм хәер-фатихасын бирде. Кем соң ул – Туган Батыр? Түбәтәйле малай Бэтмен белән Суперменны алыштыра алырмы?
Мультфильмның төп герое – Туган Батыр атлы түбәтәйле татар малае. Ул тылсымлы йөзек ярдәмендә туган җирен явыз көчләрдән саклый. Аның белән булган маҗаралар аша балалар бик күп татар әкиятләре геройлары, гореф-гадәтләребез һәм тарихыбыз белән таныша.
– «Туган Батыр» башта китап буларак дөнья күрде. Беренче басма 2022 елда рус, татар, инглиз, гарәп телләрендә басылып чыкты. Аннары аның дәвамы да барлыкка килде. Татар малае турындагы маҗараларның авторы – танылган язучы Зөлфәт Хәким. Сыйфатлы һәм кызыклы иллюстрацияләргә бай китап шактый кыйммәт булса да (1500 сум тирәсе. – Авт.), татар тарихы һәм милли тәрбия белән кызыксынучылар арасында аңа игътибар барлыкка килде. Балалар да яратып укыды, – ди проектның авторы, «Туган авылым» милли комплексын гамәлгә куючыларның берсе Радик Абдрахманов.
Проектны булдыручыларның максаты бер – Туган Батырны балалар арасында популярлаштыру, гади генә әйтсәк, аннан татар Бэтмены ясау. Моңа ирешү өчен алар анимацион фильм эшләүгә алына. Һәм менә 4 сентябрьдән кыю, һәр нәрсә белән кызыксынучы, гаделлек һәм дөреслек өчен көрәшүче Туган Батыр – зур экраннарда. Ул рус телендә бара. Әлеге мультфильмга «Алтын мөнбәр» кинофестивалендәге жюри да югары бәя бирде, «Туган Батыр» «Иң яхшы милли анимацион фильм» номинациясендә җиңү яулады. Мультфильмны Мәскәүдәге «Терра Анима» студиясе әзерли. Барлыгы 52 шәр серияле ике сезон һәм тулы метражлы фильм булыр дип планлаштырыла. Хәзер инде балаларны кинотеатрларга җәлеп итәсе генә калды. Чөнки әлегә билетлар азрак сатыла...
«Туган Батыр» мультфильмы каһарманы татар балалары күңелендә үз урынын табармы? Премьераны карарга өлгерүчеләрнең фикерләрен белештек.
Рамилә Сәхабетдинова, «Шаян ТВ» телеканалы башкарма директоры-баш мөхәррире:
– Бу проект миңа бик ошый. «Батыр» сүзе татарда һәрвакыт булган. Бу бренд та вакыт узу белән балалар арасында популярлык казаныр дип уйлыйм. Безнең милләттә туганлык хисе көчле бит. Балалар да Туган Батыр дигән геройны якын итәр. Без «Шаян ТВ» балалары арасында да сораштыру уздырдык. Алар әлеге проектны ошатты. Мультфильм рус телендә. Безнең канал аны татарчага тәрҗемә итеп тавышландырачак, телевизордан да карап булачак. Татар геройлары белән булган мультфильмнар мәдәниятебезне дә, балаларның үзаңын да үстерә. Үз халкыбызның кыюлыгын, тарихын анимация аша да балаларга җиткерү бик отышлы. «Туган Батыр» – балалар күңелен күздә тотып эшләнгән мультфильм. Мәктәпләрдә дә, балалар бакчаларында да күрсәтергә кирәк аны. Әти-әниләр, әби-бабайлар балалары, оныклары белән кинотеатрларга бергәләп барсын иде.
Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова, Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды президенты:
– Аллага шөкер, «Туган Батыр» экраннарга чыкты. Балалар өчен ярдәмчел, кыю, гаделлек, дуслык өчен көрәш юлына баскан, үрнәк алырдай үз героебыз барлыкка килде. Ул – безнең оныкларыбыз өчен бер тәрбия чарасы. «Туган Батыр» мультфильмын АКШта, Вашингтон шәһәрендә дә тәкъдим итәргә җыенабыз. Ул Яңа ел алдыннан Рус мәдәни үзәгендә үтәчәк. Анда татарлар гына түгел, башка милләттән булган ватандашларыбыз да җыелыр дип көтәбез. Мультфильм хәзер кытай, инглиз һәм башка телләргә дә тәрҗемә ителә. Бу бит татар малае Туган Батыр белән башка илләрдә, башка милләт балалары да таныша ала дигән сүз.
Гүзәл Минакова, кино һәм дубляж артисты, «Апуш» нәниләр студиясе җитәкчесе:
– Мин күптән түгел генә улларым Арслан һәм Әскәр белән премьерага барып кайттым. Без аның прокатка чыгуын бик көткән идек. Чөнки өйдә Туган Батыр турындагы китаплар бар, һәм без аларны инде күптән укып чыктык. Анимацион вариантын да күрәсе килү теләге шуңа бик зур булды. Өметләребез акланды: бик сыйфатлы эшләнгән, персонажлар бик матур ясалган. Залда балаларны да күзәтеп утырдым. Кулларында телефоннары булса да, аңа игътибар итмәделәр, экраннан күзләрен алмадылар. Мин бит хәзер үзем дә мультфильмнар тавышландырам. Кайвакыт шундый ямьсез персонажлы мультфильмнар да була. Ә монда барлык геройлар да сөйкемле, матур. Мультфильмда милли бизәкләр булу да бик ошады.
Мин Туган Батыр балалар арасында популярлык казаныр дип уйлыйм. Тик моның өчен вакыт кирәк. «Шаян ТВ» татарча мультфильмнар күрсәтә башлагач, хәзер менә карыйлар бит. Балаларны әкренләп күнектерергә тиешбез. Тик безгә аны Бэтмен белән чагыштырырга кирәкми дип уйлыйм. Без түгел, алар безгә охшарга тырышсын. Мондый мультфильмнар, балалар өчен спектакльләр күбрәк булсын иде. Әлеге проектта катнашкан команданың эшен без бүген аңлап, бәяләп тә бетермибездер. Ләкин ул киләчәктә үз нәтиҗәсен бирәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез