Татар эстрадасы җырчысы мактаулы бүләккә лаек булган

1 августтан Казанның Галиәсгар Камал театрында Салават Фәтхетдиновның концертлары уза. Көн саен Казанлылар һәм Татарстанның төрле район-шәһәрләреннән килгән кунаклар 36 нчы сезон тамашасын карый. Концертлар әле 21 августка кадәр барачак.

Кичә узган концерт үзгә булган - тамаша барышында күпьеллар "Салават" театрында эшләүче Алинә Давыдова һәм Рәзил Исмәгыйловны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләгәннәр. Бу хакта башкаручылар социаль челтәрләрендә хәбәр иткән. Котлыйбыз.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре