Америкада яшәп, иҗат итүче җырчы, «Ямьле» төркеменең элеккеге солисты Гөлназ Батталова тиздән әни булачак.
«Тормышыбызда һәм фигурамда зур үзгәрешләр көтелә. Без Алекс белән әти-әни булачакбыз. Әлеге искиткеч яңалык белән үземнең туган көнемдә бүлешүемә чиксез шатмын. Үзем өчен дөньядагы иң зур бүләкне йөрәк астымда йөртәм», – дип язган ул социаль челтәрләренең берсендә, матур видео урнаштырып.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез