Чүлдә сәүдә кәрваны бара. Юлчылар, эсседән гаҗиз булып, башларын түбән игән. Дөяләре атлаганга җиңелчә селкенә-чайкала оеп, йокымсырап баралар. Араларында берсе генә уяу. Алай гына да түгел, кулына китап тотып, әсәрләнеп укый. Бу кеше, сәүдә кәрванына ияреп, Бохарага гыйлем эстәргә баручы Шиһабетдин Мәрҗани була.
Олуг шәхесебез турында язмалар укып утырганда, әнә шундый истәлеккә тап булдым һәм: «Ә без Шиһабетдин хәзрәт турында ни беләбез икән соң?» – дип уйлап куйдым. «Галим, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе...» кебек гомуми сүзләрне әйтә алабыз үзе, ә шуннан ни? Шәхсән үзем аның әти-әнисе биргән чын исеме Һарун икәнне дә белми идем. Һарун – Муса пәйгамбәрнең бертуганы исеме. Һарунның бабасы Габделкотдус Мәрҗан авылына нигез салучы була, шуннан нәселгә «Мәрҗани» дигән исем ябышып кала да инде.
Мәрҗани яшьтән үк гаҗәп тырыш була. Аңа мәдрәсәдә бирелгән фәннәр генә җитми, өендә дә гарәп, фарсы телендәге төрле китаплар укый, аларның асыл мәгънәләренә төшенергә тырышып, көннәр буе өйрәнеп утыра. 12 яшеннән үк мәдрәсә өчен ислам нигезләре буенча китаплар яза башлый.
Әлбәттә, баланың шундый зур үҗәтлек белән белемгә омтылышына бар халык шакката һәм аңа «Шиһабетдин» дигән кушамат тагалар. Бу «нур чәчүче, яшен тизлегенә ия» дигән мәгънәдә һәм киләчәктә Шиһабетдин ислам дөньясында нур чәчүче йолдызга әйләнә дә. Үсмер чактан ук бик көчле була ул. Сабан туйларында бил алыша, үзеннән шактый олы, таза ирләрне җиңә һәм аны «Көрәшче Шиһаби» дип йөртә башлыйлар. Шунысын да әйтик: Шиһаби үзе бер җиңгән кеше белән кабат көрәшми, яңадан-яңа көрәшчеләрнең билләрен сынарга, яшел чирәмгә тәгәрәтергә ярата ул. Көрәшче каны аның тамырларында гомер буе ага.
Татар тарихы атасы
2017 елда Дәүсовет депутаты Лотфулла Шәфигуллин һәм аның фикердәшләре «Татар Геродоты» дигән китап чыгардылар. Шиһабетдин хәзрәтнең тууына 200 ел тулуга багышланган иде ул. Лотфулла Нурислам улы, бер уйлаганда фән кешесе, тарихчы түгел, гуманитар өлкәдән гомумән ераграк тора кебек. Әмма менә ничә еллар инде татар тарихын өйрәнә, олуг шәхесләребезне барлый-барлый изге эшләр башкарып килә. Әле китап чыкканчы ук, «Геродот» дигән сүзне иң беренче аннан ишеттем. Мәрҗанины «татар Геродоты» дип атады ул. Кызыксынып, тарихта казына башладым. Баксаң-күрсәң, Геродот безнең эрага хәтле 484–425 елларда яшәгән борынгы грек тарихчысы икән, ул – безнең көннәргә хәтле килеп җиткән беренче тарихи китап авторы. Заманында Геродотны «тарихның атасы» дип йөрткәннәр. Димәк, Мәрҗанины «татар Геродоты» дип атау да аның тарихны өйрәнүдәге хезмәтләрен югары бәяләү булып чыга. Мәрҗани дә, нәкъ Геродот шикелле, тарихи вакыйгаларны язып кына бармый, ә аларга үзенчә аңлатмалар бирә, теге яки бу вакыйгаларның килеп чыгу сәбәпләрен ачыкларга омтыла. Кызганыч, Мәрҗанинең бөтен язганнары, гарәпчәдән тәрҗемә ителеп, укучыга барып җитмәгән әле. Бәлки моңарчы бөтенләй кеше кулы тимәгәннәре дә бардыр. Әмма булган кадәре дә Мәрҗанинең ислам дөньясында нинди зур урын алган татар мәгърифәтчесе, дин философы икәнен раслый. «Вафият әл-әслях вә тәхийәт әл-әхляф» (Бабаларыбыз һәм аларның киләчәк буыннарга сәламнәре турында җентекләмә) хезмәтен генә алыйк. Андагы мәгълүматлар VII гасырдан башлап XIX гасырга хәтле чорны чагылдыра. Төгәлрәк әйтсәк, бу китапка Мәрҗани шушы вакыт аралыгында яшәгән 6057 галим, язучы, фәлсәфәче һәм Көнчыгыш иҗтимагый-сәяси эшлеклеләренең биографиясен туплаган. Бу бит – 10, 25, хәтта 100 елны гына да түгел, ә Мөхәммәт пәйгамбәр туган елдан алып Мәрҗани үзе яшәгән елларга хәтле булган вакытны колачлау. Профессор Айдар Юзиев язганча, бу хезмәтнең әһәмияте шунда: Мәрҗани гарәп-мөселман дөньясыннан җыйган мәгълүматларга җирле мәгълүматны да өсти. Әле алай гына да түгел, урта гасыр тарихчылары тарафыннан табылган фактларны туплау, кәгазьгә төшерү белән генә чикләнмичә, аларны иҗади эшкәртә, теге яки бу вакыйга, фактларга үз бәясен бирә. Төрле чорда җәмгыятьнең үсеше – алгарышы өчен хезмәт иткән шәхесләрнең тормыш юлын сурәтли. Иң кызыгы: алар эшчәнлегенә бәя биргәндә, ул иң беренче итеп әлеге шәхеснең акылы, белеме, гыйлемен исәпкә ала. Һәм кайберләренең бары тик мал-мөлкәте, байлыгы белән генә танылуын да ачыктан-ачык яза.
Дини реформаторлар
Тарихи шәхесләрнең кайсын гына алма, алар байлыкны түгел, ә нәкъ менә милләт кайгысын беренче урынга куйганнар, үз халкын рухи коллыктан аерып, хөр фикерле, гыйлемле итәргә теләгәннәр. Шиһабетдин 17 яшеннән үк әтисе Баһаветдиннең Ташкичү авылындагы мәдрәсәсендә шәкертләргә белем бирүдә катнаша башлый. Һәрнәрсәдә үз сүзен әйтергә теләү, мәсьәләләрне мөстәкыйль хәл итәргә омтылу кебек сыйфатлар кечкенәдән барлыкка килә анда. Мәсәлән, әтисе мәдрәсәсендә эшләгәндә үк, шәкертләргә гыйлем үзләштерүне җиңеләйтү өчен, гарәп телендә дәреслекләр төзи. Бер уйлаганда, үзе малай-шалай гына бит әле, әмма тормышны, яшәү максатын-мәгънәсен аңлауда олыларча фикер йөртә.
Безнең татар галимнәре, мәгърифәтчеләре эшчәнлегендә дәвамлылык, эзлеклелек, берсе башлаган эшне икенчесе дәвам иттерү кебек күркәм гадәт бар. Мәсәлән, Мәрҗани үзенең якташы Курсави кебек үк дини реформаторлык юлына баса. Хакыйкатькә юл иң әүвәл Коръән хәдисләре аша булырга тиеш, ди. Чөнки мөселманнарның Коръәни Кәримдә язылганнардан тайпылуларын сизә ул. Шулай итеп, Курсави фикерләрен яклаучыга әйләнә. Нәкъ Курсави кебек ислам фәннәрен генә өйрәнеп калмый, тарих белән дә кызыксына, татар тарихын беренче урынга куя. Әмма Бохарада Курсави хезмәтләрен укый алмый, чөнки алар тыелган була. Сәмәркандка барып, «Ширдар» мәдрәсәсенә кергәч, якташы язганнарны өйрәнеп, йокысыз төннәр үткәрә. Бу хакта үз кулы белән: «Габденнасыйрның (Курсави – Ред.) бөтен хезмәтләрен укып, һәрвакыт диярлек хакыйкатьне аның тарафыннан таптым», – дип язып калдыра. Бохарада һәм Сәмәркандта 11 ел яшәп гыйлем туплаганнан соң, туган якларына кайта. Беренче Казан мәчетенең имамы һәм мәчет каршындагы мәдрәсәнең баш мөгаллиме итеп билгеләнә. Ул инде дин галиме буларак тәмам җитлеккән. Дин гыйлеме бирүне тормышка бәйләп алып бара башлый. Курсави кебек Мәрҗани дә, татарның йомыкыйлыгын бетерү, татар аңына яңа чор рухын сеңдерү максаты белән, җиң сызганып эшли башлый. Татарны һәр яктан камил, укымышлы милләт итеп күрәсе килә аның. Яңа сүз әйткән, алда барган кешегә кыенлыклар да күбрәк эләгә бит инде. Иске карашлы руханилар аңа һәрьяклап һөҗүм оештырып маташалар. Бөтен гаепләүләргә түзә Шиһабетдин, мөселман дөньясында армый-талмый ислам дине таратуы өстенә тарихи хезмәтләр дә яза. Шәкертләрен дин гыйлемен генә түгел, ә төрле фәннәрне, сәнгатьне өйрәнергә өнди. Шиһабетдин хәзрәтнең утыздан артык хезмәте бар. Аларның яртысы дини тәгълимат мәсьәләләренә багышланса, калганнары тарих, әдәбият, тел турында. Ул безнең мөселман гына түгел, ә татарлар булуыбызны һәм моны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү кирәклеге турында уйлый. «Без татар булмый, кем булыйк», – дигән сүзләрне еш әйтә. Шиһабетдин хәзрәтнең татар тарихы буенча ике томлы хезмәте билгеле. Аны татарларның килеп чыгышын беренче булып өйрәнә башлаган галим дип таныйлар. Ул галимнәрдән беренче булып «татар» этнонимын законлаштырырга омтыла. Мәрҗани Идел болгарлары (Алтын Урда һәм Казан ханлыгы буыннары аша) һәм үз чорының Идел-Урал буе татарлары арасында тарихи варислык барлыгын раслый. Ул – Көнчыгышның күренекле шәхесләре турында энциклопедия сүзлеге төзү эшенә алынган беренче галим дә. Бу эшнең татар фәнен, гомумән, Россиядәге Көнчыгыш белеме тарихын алга таба үстерү, халыкларның бер-берсе турында белемнәрен тирәнәйтү өчен кирәклеген, файдалы буласын яхшы аңлый. Аның фикерләре бүген дә искерми, яшәешебездә төрле рәвешләрдә чагылыш таба.
Шиһабетдин Мәрҗани изге Коръәннең «Хөҗүрәт» сүрәсендәге 13 нче аятьне төрле халыкларның бергә яшәү кагыйдәсе дип кабул иткән кебек. Ә ул аятьтә Ходай Тәгалә: «Әй, кешеләр, без сезне бер ирдән һәм бер хатын-кыздан бар кылдык һәм сезне төрле халыклар, милләтләр итеп яраттык. Ни өчен? Бер-берегезне таныр өчен, бер-берегезне өйрәнер өчен», – дигән. Шиһабетдин хәзрәт – гомерен татарны өйрәнүгә, бөтен дөньяда танытуга багышлаган шәхес.
Татар улы татармын
Шунысын да әйтик: халкы белән бергә ул үзе дә дөньяга таныла. Безнең заман әти-әниләренең: «Татар теле белән кая барасың?» – дип әйтүләре искә төшеп китте әле. Мәрҗани заманында татар башында мондый кайгы булмагандыр, ахрысы. Дөрес, рус телен ипилек-тозлык кына белүе аның тормышында бераз күңелсезлекләр китереп чыгарган. 1862 елда Мәрҗанине мөфти – мөселманнарның Диния нәзарәте башлыгы вазыйфасына тәкъдим итәләр. Кайбер мәгълүматларга караганда, обер-прокурор, император Александр IIIнең ышанычлысы, хокук белгече Константин Победоносцев аның кандидатурасын кире кага. Ни өчен? Русча юньләп белмәгәне өчен. Аның каравы русча белмәсә дә, Шиһабетдин хәзрәтнең акылы алдында баш иючеләр чит-ят мәмләкәтләрдә дә бик күп була. Шиһабетдин ибн Баһаветдин ибн Сөбхан ибн Габделкәрим әл-Казани, әл-Мәрҗанине Көнчыгышта гына түгел, ә Европа, Америкада да беләләр. Чөнки ул бөтен дөнья мөселманнарының рухи дөньясын, мәдәниятен өйрәнә. Акыл тел белүдән генә тормый шул. Үзебездә реакцион карашлы дин әһелләре аның эшчәнлегенә гел аяк чалырга торганда, Англиядә Шиһабетдин Мәрҗанине энциклопедиягә кертмәкче булалар. 1874 елда Британия нәширенең вәкиле аңа фотога төшәргә тәкъдим итә. Хәзрәт берсүзсез риза була. Аның турында мәгълүмат, фотосы белән бергә, энциклопедиягә кертелә, ә татар җәмгыятендә шактый гына тавыш чыгып ала. Янәсе, дин әһеле өчен фотога төшү – гөнаһ. Шул ук елда Төркиядәге «Мәгълүмат» газетасында атаклы дин галиме, мәгърифәтче Мәрҗани хәзрәтләре турында аның шул ук фотосы куелган зур гына язма чыга. Рәсеме шуннан соң гына Казанга кайтып ирешә. Шул ук елны «Локке» фотоательесында әлеге рәсем открытка рәвешендә күпләп чыгарыла башлый. Рәссамнар шуннан күчереп, портретлар язалар, скульпторлар сыннар эшлиләр. Бер язмада гына Мәрҗани эшчәнлеген колачлау мөмкин түгел. Бөтен кеше, егылып китеп, Шиһабетдин хәзрәт китапларын да укый алмас. Димәк, безгә олпат шәхесләребезнең әйткәннәрен буыннардан-буыннарга тапшырып баручылар кирәк.
Тарихи хәтер сагында
Хәтерлим, моннан бер дистә, бәлки бераз гына артыграк еллар элек Мәрҗани, Курсави исемнәре халык телендә бик йөрми иде. Аларны бар дип тә белмәделәр. Инде менә олуг шәхесләргә бәйле тарихи урыннар торгызылгач, чишмәләр бәреп утыра башлагач, бөекләребезнең исемнәре яңадан халык теленә керде. Моның өчен без Лотфулла Шәфигуллин кебек хәйриячеләргә бурычлы. Ул Әтнә районында, Мәрҗанинең туган авылы Ябынчыда истәлек ташы куйдырды, «Муллалар коесы»н төзекләндерде.
Әтнә районы хакимияте башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов Комыргуҗа авылы мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани музеен эшләтте. Ә инде музейда мәктәп укучыларының чиратлашып экскурсия уздыруларын да әйтсәк, Әтнә балаларының бөек шәхес турында шактый ук мәгълүматлы булуын аңларсыз.
Лотфулла Шәфигуллинның, ике сүзнең берендә дигәндәй, Мәрҗанине телгә алуы аңлашыла. Үзенең туган авылы Симетбаштан ерак түгел урнашкан Ташкичүдә шундый шәхес яшәсен әле! Бу урында мөгаен, «шәхесләр» дип әйтү кирәктер. Чөнки, Шиһабетдин хәзрәтнең әтисе Баһаветдин да бик укымышлы кеше була. Шиһаб хәзрәтнең үз әтисе турында язган бер истәлеге кызыклы тоелды. «Безнең яктан Бохарага барып укып кайтканнар арасында зур галим булган дүрт кенә кеше бар...» – дип яза да, дүртенче итеп, үзенең әтисе исемен атый ул һәм соңыннан: «Калганнары файдасызлар, наданнар», – дип өстәп куя.
Шиһабетдин хәзрәт турында сөйләгәндә, без аның бертуганы, күренекле татар язучысы, драматург, журналист, татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе Мәхмүт Галәүне дә (Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани) телгә алырга тиеш. Аның «Болганчык еллар», «Мөһаҗирләр» романнарын укымаган, йә алар турында ишетмәгән татар сирәктер.
Ул әсәрләр, сәхнәләштереп, Россиянең «Алтын битлек» премиясен дә алды әле. Лотфулла Шәфигуллин Ташкичү мәктәбендә Мәрҗани музеен эшләтте. Мәктәп каршына бертуган Шиһабетдин һәм Мәхмүт Мәрҗаниләрнең сыннарын куйдырды. Ни кызганыч, бөтен гомерен халкына багышлаган, мөгаллимлек иткән, үзе татар балалары өчен хрестоматия дәреслекләре төзегән, революцияне кабул итеп, илнең төрле шәһәрләрендә халык мәгарифе бүлекләрендә эшләгән Мәхмүт Галәүне милләтчелектә гаеплиләр һәм 1937 елда атып үтерәләр. Аңа нибары 50 яшь була. Дөрес, 1957 елда аклана. Мәскәүнең Дон зиратында сәяси репрессия корбаннарының гомуми каберендә Мәхмүт Галәү гәүдәсенең дә көле бар. Әйтүләренчә, бу кабергә 5 меңнән артык кешенең көле күмелгән.
Лотфулла Шәфигуллин үзенең туган авылы Симетбашта мәчет салдырган иде. Мәчетне 39 ел буе тракторда эшләгән әтисе Нурислам һәм колхозның тракторчылар бригадасы егетләре һәм үзе әйтүенчә, Шиһабетдин Мәрҗани истәлегенә дә төзетте ул һәм мәчет эченә Шиһабетдин хәзрәтнең портретын да куйдырды.
Арчаның Мәрҗани чирек гасыр гомер иткән Ташкичү авылы мәктәбендә аның музеен булдырды, Ташкичүдән ерак түгел, олы юлда «Мәрҗани» чишмәсен яңадан тергезде. «Яшь чагында Шиһабетдин ул чишмәгә еш йөргән, димәк аның суын эчеп үскән», – дигән иде ул. Бүген күпме генә татлы сүзләр сөйләсәк тә, алар «Мәрҗани» чишмәсе суы кебек татлы булмас кебек. Әйтүләренчә, бу чишмә яныннан бүген дә халык өзелми. Еллар узар, еллар белән бергә тарихи хәзинәләребезне, шәхесләребез хезмәтен барлап, хәтер яңартып торган хәйриячеләребезнең исемнәре дә буыннардан-буыннарга күчәр.
Фото: Интертат
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез