«Бөтендөнья Татар конгрессының Милли шура утырышы «чебешләрне санарга» көзне көтеп тормаска булды, агымдагы елда башкарган эшләренә йомгак ясады. Чөнки гамәл дәфтәренә теркәлгән эшләрнең үтәлгәннәре дә, үтәләселәре дә бихисап. Алар белән Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев таныштырды.
– Узган ел ноябрьдә эш планын раслаган идек. Аңа кадәр төрле өлкәдәге татар оешмалары үз тәкъдимнәрен җибәрделәр. Барысын да исәпкә алдык. Күп очрашулар булды. Татар оешмалары ничек эшли, үз төбәкләрендә аларның хәлләре ничек? Боларны белү безнең өчен бик мөһим. Әйтергә кирәк, Татар конгрессының башка төбәкләргә килеп чыгуы, тормышлары белән кызыксынуы да милләттәшләребезнең абруен күтәрә. Бу барыбыз өчен дә бик кирәк. Шушы вакыт эчендә Уфа, Түбән Новгородтан башлап, Владивостокка кадәр йөреп чыктык. Адыгея Республикасында булдык. Красноярск өлкәсен яртылаш айкадык. Һәр татар авылында диярлек булдык. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан һәр тукталышта Мәңгелек ут янган урыннарга чәчәкләр куйдык, – дип сөйләде ул.
Утырышта «Җәлил укулар»ы турында да искә алдылар. Анда быел 40 меңнән артык кеше катнашкан. Киләсе елда герой-шагыйребезнең 120 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Яңа фикерләр туплау инде бүгеннән үк башланган.
– Җәлилнең юбилеен ул сугышкан урыннарда – Ленинград өлкәсендә, дөньялар тынычланса, Германиядә дә үткәрергә исәп. Без Җәлилне генә түгел, гомумән, аның көрәштәшләрен – җәлилчеләрне күтәрергә тиешбез, – диде Милли шура рәисе бу җәһәттән.
Авыл эшмәкәрләре форумы турында да бик матур фикерләр әйтелде. Шунысы бигрәк тә сөенечле: форумга килгән һәр делегат – татар милләтеннән. Алар үзләре өчен генә кайгыртмый, эшләгән эшләреннән табыш алып, татар авылларын күтәрергә ниятлиләр.
Сабан туйлары җиткәнен дә искәртеп алдылар. Хәер, бу бәйрәмнәр башланды да инде. Апрель аенда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласы Дубайда булса, май башында Сочида үткәрелде. Дубайдагы Сабан туена дүрт меңнән артык кеше килгән.
– Бу эшне дәвам итәчәкбез. Максатыбыз – гарәп илләренә йолаларыбызны, тормыш-көнкүрешебезне күрсәтү. Бу безгә берләшү, аралашу юлы да булып торачак, – диде Васил Шәйхразыев. – Хәзер Якутск шәһәрендә үткәреләчәк федераль Сабан туена әзерләнәбез. Барып, күреп кайттык инде. Үзләре дә җыеналар. Шәһәр үзәгендә Казан скверы төзегәннәр, анда Муса Җәлилгә һәйкәл куелган. Бөтенроссия авыл Сабан туен Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә үткәрергә ниятлибез. Сабан туе – ул милләттәшләребезне берләштерү өчен гаҗәеп чара. Кая гына барсак та, хәтта ерак чит илләрдә дә бу бәйрәм белән кызыксынмаган кеше юк.
«Россия – ислам дөньясы: KazanForum 2023» XVI халыкара икътисадый форум кысасында исә «Милли тормыш һәм дин» дип аталган XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы үткәрелә. Бу җәһәттән 74 илдән 1000 нән артык дин әһеле килгән. Кунаклар беренче көнне үк «Казан» агросәнәгать паркына чакырулы иде. Анда алар беренче чиратта «Хәләл» индустрия күргәзмәсе белән таныштылар.
Бөтендөнья татар конгрессын алда зур эшләр көтә. Ике корылтай арасындагы Милләт Җыенын Республика көне алдыннан, 26–27 август көннәрендә үткәрергә килештеләр. Шушы чара кысасында Татар хатын-кызлары, Яшьләр форумы да оештырылачак.
Милли шура әгъзалары Милләт Җыенында «Милләт каһарманы» ордены белән бүләкләнүчеләр исемлеген дә раслады. Бөтендөнья Татар конгрессының иң зур бүләгенә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетын оештыручыларның берсе, аның беренче рәисе, тарих фәннәре докторы, академик Индус Таһиров белән 18 ел буена Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының рәисе булып эшләгән Ринат Закиров лаек дип табылды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез