Татар китабы йортында «Әдәби тыл: Казан» күргәзмәсе эшли башлаячак

2025 елның 24 сентябрендә Татарстан Милли музееның филиалы – Татар китабы йортында «Әдәби тыл: Казан» дип исемләнгән яңа күргәзмә ачыла. Ул Бөек Ватан сугышы елларында Казанда яшәгән һәм эшләгән совет язучыларының язмышына багышлана.

Сугыш башлангач, Казан тиз арада илнең тылдагы сәнәгать, фән һәм мәдәният үзәгенә әверелә. Мәскәү, Ленинград һәм башка шәһәрләрдән эвакуациягә җибәрелгән язучыларның юллары Татарстан башкаласы аша үткән. Бауман урамындагы Матбугат йортында СССР Язучылар берлегенең Казандагы штабы эшләгән, 1941 елның көзеннән 1943 елның җәенә кадәр Казан, Чистай, Алабуга һәм республиканың шәһәр һәм район үзәкләре күп кенә совет әдипләрен сыендырган.

Музей күргәзмәсе шушы дәвердә бер Җиңү хакына төрле телләрдә иҗат иткән әдипләр арасында хасил булган иҗат бәйләнешләре хакында сөйли. Бу бәйләнешнең төрле чагылышларын күзәтеп булган: Казанда һәм Чистайда уртак әдәби-музыкаль кичәләр үткән, рус язучыларының әсәрләре татарчага тәрҗемә ителгән, ә татар әдипләренең иҗаты русча яңгыраш тапкан. Матбугат йортына Мәскәү нәшриятлары да күчеп килгән, ә Татарстан китап нәшрияты Воениздат белән уртак китаплар бастырган. Күргәзмәдә әлеге катлаулы һәм үзенчәлекле әдәби тыл тормышы күрсәтеләчәк.

Шунысы кызык: күргәзмә татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры урнашкан бинада ачыла. Бу йортта 1941-1942 елларда эвакуацияләнгән совет әдипләре Сергей Мстиславский һәм Вилли Бредель яшәгәннәр. Ә Шәриф Камал фатирына кунакка килүчеләр арасында совет язучыларының лидеры Александр Фадееев та булган. Островский урамындагы башка йортлар да татар язучылары белән эвакуациядәге әдипләрнең очрашуларына шаһит булган.

Күргәзмәдә Татарстан Милли музее фондында сакланган предметлар күрсәтелә. Алар арасында хатлар, фотосурәтләр, Татарстан китап нәшрияты сугыш елларында бастырган китаплар, агитация плакатлары бар. Уникаль ядкярләр арасында - Борис Пастернак култамгасы сакланган хат, Муса Җәлилнең «Окоптан хатлар» китабы, Гадел Кутуйның сугышка алу турында гаризасы. Күргәзмәдә Матбугат йортында Язучылар берлегенең эш бүлмәсе интерьеры да тәкъдим ителәчәк.

«Әдәби тыл: Казан» күргәзмәсенең виртуаль өлеше дә ачылачак. Махсус сәхифәдә Россиянең әдәби музейлары ярдәме белән тупланган материаллар урын алды. Бу өлеш Казанга эвакуцияләнгән язучыларның башка музейлардагы ядкярләрен күрсәтә. Материаллар туплауда К.А. Фединның дәүләт музее, Марина Цветаеваның музей-йорты, Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы, Рыбинск музей-тыюлыгы, А.А. Фадеевның әдәби-мемориаль музее, Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм художество музей-тыюлыгы, Степан Щипачевның әдәби музее катнашты.

Күргәзмә 2025 елның 24 сентябрендә 14:00 сәгатьтә ачыла. Күргәзмәнең ачык программасы кысаларында җәяүле экскурсияләр, әдәби очрашулар һәм ачык укулар оештырылачак. Аның белән 2025 елның 10 декабренә кадәр танышып булачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре