Ярымфинал ике өлештән тора иде. Беренче өлеш – Габдулла Тукай исемендәге әдәби музейда узган беренче этапта кызларга шагыйрьгә бәйле сорауларга җавап бирергә һәм төрле проблемалы хәлләрдән чыгу юлын табарга тәкъдим ителгән интеллектуаль этап. Икенче өлештә – «Сәйдәш» концертлар залында узган иҗади этапта – кызлар үзләре белән таныштырды, иҗади номерлар күрсәтте һәм жюри әгъзалары белән кыска әңгәмә корды.
«Республикакүләм «Татар кызы» соңгы тапкыр 2022 елда узды. 3 ел тәнәфестән соң без аны яңа форматта, яңа сулыш белән башларга ниятләдек. Узган елны халыкара «Татар кызы» бәйгесе Оренбург өлкәсендә узып, без инде 2026 елгы «Татар кызы»на старт бирдек. Хәзер күп төбәкләрдә бәйгенең төрле этаплары башланды, ә республикакүләм «Татар кызы» аерым бер матур мизгел булып тора. Кызларга бик зур рәхмәт!» – диде Халыкара «Татар кызы» бәйгесе дирекциясе рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының махсус проектлар комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин.
Финалистлар исемлеге:
- Айсылу Абдуллина – Чаллы шәһәре;
- Гөлназ Әхмәдиева – Балтач районы;
- Ясминә Гыйләҗева – Әтнә районы;
- Аделина Җәлилова – Баулы районы;
- Сиринә Закирова – Балтач районы;
- Динә Зарипова – Балтач районы;
- Камилә Минһаҗева – Мөслим районы;
- Диана Новосёлова – Апас районы;
- Гөлназ Рәшитова – Әгерҗе районы;
- Алия Сафина – Актаныш районы;
- Ризәлә Сибгатова – Лаеш районы;
- Нәзирә Хәкимова – Әтнә районы.
«Татар кызы» проектын Бөтендөнья татар конгрессы татар телен, мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрен һәм рухи мирасын саклау, үстерү һәм популярлаштыру максатында гамәлгә ашыра. Анда 18-27 яшьлек кияүдә булмаган кызлар катнаша ала. Бәйгенең финалы март азагында узачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез