Миляүшә Сафина Мәрьям исемле 14 яшьлек инвалид кызын, икенче никахтан туган Данияр һәм Диасны тәрбияли.
Татар җырчысы, блогер, өч бала (берсе – инвалид) анасы Миләүшә Сафина социаль челтәрләрдә законнарның гаделсезлегеннән зарланган. Аның әйтүенчә, инвалид баласын караучы ана баласына пособие алу өчен тулы кыйммәтле эшли алмый. Әмма эшләмичә генә бу акчага өч баланы үстереп булмый, дип сыкрана ул.
– Авыру балалар тәрбияләүче аналарга эшләргә ярый, дип ишеттем. Әмма нечкәлекләре бар: тулы эш көне эшләргә, ИП ачарга ярамый. Ягъни син дәүләтнең 10 меңенә яшәргә тиеш. Ноябрьдә ИП ачкан идем. Кичә салым инспекциясеннән: “Миләүшә, ИП ачкансыз, нигә безгә бу хакта хәбәр итмәдегез? Хәзер сез ноябрьдән мартка кадәр дәүләттән алган түләүләрне кире кайтарырга тиеш буласыз”, – дип шалтыраттылар, ди Сафина.
Җырчы билгеләп үткәнчә, балаларын аякка бастыру өчен ул бик күп эшли. Ләкин дәүләттән үзенә карата шундый мөнәсәбәтне көтмәгән.
– Ярты елда ат кебек эшләдем, Пенсия фонды бу чорда минем баламны карап тормады бит?! – ди авыру бала караучы ана.
Миләүшә Сафина Мәрьям исемле 14 яшьлек инвалид кызын, икенче никахтан туган Данияр һәм Диасны тәрбияли. Кызы белән бик күп реабилитация курслары узган һәм әлегәчә аның сәламәтлеген торгызу дәвам итә. Бала Синдром Веста, ДЦП белән авырый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез