Республикада бу бурычны үтәрдәй очкыч үрнәкләре бар да инде.
 Татарстан 100 килограмм авырлыктагы йөкләрне күтәрә алырдай пилотсыз очкычлар җитештерүгә әзер. Фәннәр академиясенең Циркуляр икътисад үзәге җитәкчесе урынбасары Василий Шестюк шулай дип белдергән.
Аның әйтүенчә, республика өчен мондый пилотсыз очкычлар җитештерүнең кыенлыгы юк. Бу эшкә теләсә кайсы вакытта керешергә мөмкин. Татарстанда мондый бурычны үтәрдәй очкыч үрнәкләре бар да икән инде.
 Шестюк сүзләренә караганда, Татарстан “Барс” һәм “Кузнечик” кебек авыр очкычлар җитештерү мөмкинлегенә дә ия. Аның өчен технологияләр билгеләнгән дә инде.
Төбәк хакимиятенә пилотсыз очкычлар эшләп чыгару өчен инфраструктура мөмкинлекләре, башка шартлар турында 1 октябрьгә кадәр Росавиациягә, Россия Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына хисап тапшыру бурычы куелган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез