Төбәктә табигатьне саклау чараларын финанслауның гомуми күләме 16,8 млрд сум тәшкил иткән. Шуларның 606,1 млн сумы илкүләм проект кысаларындагы чараларга юнәлтелгән. Моннан тыш, республика предприятиеләре 15 млрд сумнан артык акча бүлеп биргән.
Узган елда Татарстанда экологик иминлекне тәэмин итү эшенең мөһим юнәлешләре булып Казанда ләм кырларын рекультивацияләү (объектның гомуми әзерлеге 92,7 процент тәшкил иткән) һәм Чаллыда Мәләкәскә елгасын чистарту торган.
Моннант ыш, «Урманнарны саклау» проекты кысаларында 111 млн сумнан артык акча урманнарны торгызуга һәм техниканы модернизацияләүгә юнәлтелгән.
Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигать ресурсларын торгызу дәүләт программасы кысаларында өстәмә рәвештә 74 максатчан чара уздырылган.
Татарстанда җирле бюджетлардан һәм экологик түләүләрдән файдалануга аерым игътибар бирелгән. Бу 527 млн сумлык 296 табигатьне саклау чарасын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирде, дип билгеләделәр профильле ведомствода.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы 2026 елга ләм кырларын рекультивацияләүне төгәлләү, экологик мониторингны модернизацияләүне дәвам итү һәм федераль структуралар белән берлектә «Экологик иминлек» илкүләм проектының стратегик ориентирларына таяну бурычын куя.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез