Татарстан 8 көн эчендә 100 меңнән артык турист кабул итәргә әзерләнә

Өйдә утырмагыз! Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты республика халкына һәм килгән кунакларга әнә шундый киңәш бирде. Сәбәбе дә бар: алда озын май яллары. Бакчада казыну, шашлык кыздыру ише күнегелгән эшләрдән арынып, Татарстан буенча сәяхәткә чыгарга форсат та, мөмкинлекләр дә җитәрлек. Шулар турында журналистларга сөйләделәр.

Йөз мең кунак

Татарстан һәм аның башкаласы 8 көн эчендә 100 меңнән артык турист кабул итәргә әзерләнә. Дөрес, бу – әле фараз гына. Һәрхәлдә, шушы саннан да ким булмас дип хыялланалар. Татарстан өчен күбрәк булган саен яхшырак. Озын ялларның беренче көннәренә кунакханәләр инде 100 процентка тулган, ди. Кесәләре калыннарга люкс бүлмәләр бар әле анысы...

Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сүзләренчә, бу елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча, республиканың төп туристик үзәкләренә килүче туристлар саны арткан. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, Казан Кремленә килүчеләр – 7,7, Зөя утрау шәһәрендә кунак булучылар – 12, Алабугага баручылар – 6, Бөек Болгардагы туристлар күрсәткече 22 процентка үскән.

Туризм тармагында хезмәт итүчеләрне бу гына куандырмый, билгеле. Әйтик, туристлар бездә озаккарак кала башлаган. 2023 елда туристлар 3,4 төн кунса, хәзер – 3,5. Әллә ни күпкә артмаган бит инде, дияргә ашыкмагыз әле!

– 0,1 процент безгә күп нәрсә бирә, шул исәптән бу – туристларның Татарстанда тотылган уртача чыгымнарында да чагыла, – ди Сергей Иванов.

Безгә кайдан киләләр соң? Сергей Иванов сүзләренчә, иң күп кунаклар Мәскәү һәм Ленинград өлкәләреннән килә, Камчатка һәм Ерак Көнчыгыштан да бар, республика белән чит ил туристлары да кызыксына.

– Татарстан һәм аның башкаласы Казанга, чынлап та, игътибар зур. Төп бурычыбыз менә нәрсә: безгә килгән кешеләр Татарстанга гашыйк булып китәргә тиеш! Алар ял итүгә тотылган акчалары юкка сарыф ителмәгәнне аңласын, өметләре акланганны күрсеннәр иде, – ди комитет җитәкчесе.

Үзебезнекеләрнең үзәгендә түгел?!

Тырма-көрәк качмас. Сәяхәткә чык! Сергей Иванов республика халкын озын ялларны бакча турында гына уйлап үткәрмәскә өндәде. Кунаклар килер лә ул, үзебезнең халык та республиканың матур һәм истәлекле урыннарына сәфәр кылсын иде, дип тели комитет рәисе. Әйтүенчә, күп очракта халык ялкаулык аркасында сәфәргә чыкмый.

– Без кунакларга әзер. Әмма Татарстан халкы да үзебездәге мөмкинлекләрдән файдалансын иде, – ди ул. – Күпләр Татарстандагы кызыклы урыннар турында белми. Бу вазгыятьне үзгәртү дә – безнең бурыч.

Сергей Иванов әйтүенчә, Татарстандагы сәяхәт классик экскурсияләр һәм музейлар белән генә чикләнми. «Бу – елга сәфәрләре дә, шәһәр яны маршрутлары да, мәдәни чаралар да, гастрономик туризм, актив ял да», – диде комитет җитәкчесе.

Нәрсә карарга?

Хәер, бу җәһәттән берәү дә Америка ачмас. Сергей Иванов та иң элек төп туристик үзәкләрне телгә алды. Болар – Болгар, Зөя, Тәтеш, Энгельгардт исемендәге обсерватория, Идел-Кама тыюлыгының Раифа дендрарие...

Алексеевск районы да туристлар өчен кызыклы булырга мөмкин. Тарих белән кызыксынучыларга анда Биләр музей-тыюлыгы бар, борынгы шәһәрнең хәрабәләрен карарга була.

Яшел Үзәндә исә ачык һавада «Татар авылы» музее көтә. Исеменнән үк аңлашыла инде: кунаклар татар авылы мохитенә чумачак.

Республикада фермерлык туризмы юнәлеше дә үсеш алган. Моның үрнәкләрен Чистай, Биектау, Спас (Болгар) һәм Балык Бистәсе районнарында табарга мөмкин. Әйтик, Чистайдагы «Сарсаз-Агротур» фермасында тәвә кошларын, янут, страусларны күрергә була. Моңа өстәп, тәмле коймак белән дә сыйлаячаклар икән. Биектауда исә страуслар яши. Бөек Болгарда – дөяләр патшалыгы. Ә Балык Бистәсе районында мараллар һәм таплы боланнар яшәгән табигый ферма эшли.

Милли рухтагы сәфәр кылырга теләгәннәргә Тукай ватаны Арча бар. Андагы «Могҗизалар урманы» паркында кунакларны татар һәм рус әкиятләрендәге геройлар каршы ала. Янәшәдә генә Габдулла Тукай музее.

Кыскасы, өйдә утырмагыз!

* Сүз уңаеннан, «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты ярдәмендә Казанда, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш һәм Тукай районнарында яңа модульле йортлар (глэмпинглар) барлыкка килде. Узган ел 11 проектка ярдәм күрсәтелгән, аларга 57 млн сумга якын акча тотылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре