Татарстан балалар һәм үсмерләргә мәҗбүри тест уздырырга тәкъдим иткән

Психологлар экстремистлыкка тартылучы укучылар һәм студентларны ачыклаячак.

Татарстан Дәүләт Советы “Белем алучыларга социаль-психологик тест үткәрү” турында закон инициативасы проектын әзерләгән. Ул балалар һәм үсмерләр тарафыннан көч куллану һәм үзләренең сәламәтлегенә зыян салу сәбәпләрен ачыклауга, шулай ук аларның экстремистлык яки террорчылыкка тартылуын кисәтүгә юнәлдереләчәк.

Республика депутатлары проектка аңлатма язуында укучыларның кешеләргә, мәгариф оешмаларына һөҗүм итүнең фаҗигале очраклары, шулай ук хәрби комиссариатларга, тимер юл инфраструктурасы объектларына ут төртүдә катнашуы турында искә төшергән.
Закон инициативасы буенча, тест мәҗбүри тәртиптә уздырылачак. Депутатлар әйтүенчә, балаларның наркотиклар куллану-кулланмавын ачыклау буенча тест үткәрү тәҗрибәсе бар.. Әмма ата-аналар еш кына аңа ризалык бирүдән баш тарта.
Проектны Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты эшләгән, дип яза “KazanFirst”.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре