Газетага язылу

Татарстан башкаласында 86,3 мең кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты теркәлгән

Бүгенге көндә Татарстан башкаласында 86,3 мең кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты теркәлгән.

Кече һәм урта эшмәкәрлекнең шәһәр икътисадындагы гомуми өлеше 42,5% ны тәшкил итә. Казан мэры Илсур Метшин кече һәм урта эшмәкәрлекне тәкъдим итә торган иң алдынгы оешмаларның берсендә – Казанның аз тоннажлы химия заводында булып кайтты. Предприятие илдә автогерметиклар җитештерүчеләр арасында иң эреләрдән санала. 

Эшлекле сәфәр барышында мэр заводның фәнни-техник базасын, җитештерү лабораториясен, форполимерлар, олигоэфирлар, силикон компаундлар һәм герметиклар җитештерү участокларын карады.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре