Һиндстанның Казандагы консуллыгы берничә атна эчендә ачылачак. Бу хакта «TIME: Россия — Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» форумында Һиндстанның Россиядәге Илчесе Винай Кумар хәбәр итте.
«Казанда консуллыгыбызны ачу – берничә атналык эш. Ул киләсе айда эшли башлаячак. Татарстан – инвестицияләр өчен бик җәлеп итүчән төбәк, безнең хезмәттәшлек өчен зур мөмкинлекләр бар, шулай ук монда күп санлы Һиндстан студентлары укый. Шуңа күрә республика башкаласы якын арада консуллыклар ачылачак ике шәһәр исемлегенә керде», – диде ул.
Шулай ук, Илче Казандагы билгеләнгән консул ханым Гитиканы тәкъдим итте, аның югары һөнәри осталыгын ассызыклады. Аның сүзләренчә, Россия белән Һиндстан мөнәсәбәтләре яңа дәрәҗәгә күтәрелергә тиешле вакыт җитте һәм «TIME: Россия — Һиндстан . Үзара нәтиҗәлелек» форумы моңа ярдәм итә.
«Безнең илләр арасында хезмәттәшлек күп юнәлешләрдә үсә: фармацевтика, IT, автомобиль төзелеше һ.б. Шулай ук, без бер-беребезнең мәдәниятне тирәнрәк өйрәнәбез», – дип ассызыклады Илче.
Ул спортны да хезмәттәшлекнең тагын бер юнәлеше дип атады һәм 9 октябрьдә, форум кысаларында, Россия һәм Һиндстан студент командалары арасында крикет матчы узачагын искәртте. Илче крикетның Россиядә популяр спорт төре булырга һәм ике илне берләштерүче тагын бер пункт булырга мөмкинлегенә ышануын да әйтте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез